Зилә Вәлиева: “Татарстанда мәдәни мирас объектларының саны җиде меңгә якынлаша

2011 елның 15 марты, сишәмбе
Казанның Мәскәү урамында урнашкан Фукс йорты 2011-2015 елларга исәпләнгән республикакүләм “Мирас” максатчан программасы кысаларында сафка бастырылачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте. Билгеле булганча, ул башта шәхси милектә санала иде. Шушы көннәрдә инвестор бу милектән баш тарткан.

“Фукс йортында бик тузган биналар белән эшләү буенча бөтен катлаулылыклар чагылыш тапты. Инвесторлар теге яки бу объектны сатып алганда әлеге бинага салган акчасын кире кайтару турында уйлый. Соңгы вакытта Фукс йорты, бина урнашкан җирнең милек хуҗалары белән бәйле мәсьәләләр тәртипкә салынды. Казан шәһәре һәм республика тарафыннан бу бинаны реставрацияләү таләбе куелды”, - диде Зилә Вәлиева. Димәк, йортның эче дә, тышы да беренчел кыяфәттә торгызылырга тиеш. Бу максатларда 60-100 млн. сум акча бүлеп бирелер дип көтелә.

Башта Фукс йортында кунакханә һәм музей комплексы булыр дип көтелгән булган. Хәзер бина республика милкенә әйләнгәч, ТР Мәдәният министрлыгы анда музей комплексы булдыру яклы.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, инвесторлар тарихи биналарны реставрацияләүгә алынырга атлыгып тормый. Чөнки бу эшкә бик зур суммада акча салырга кирәк. Салым белән бәйле законнар да бу нисбәттән ташламалар бирми.Чит илләрдә исә әлеге эш белән шөгыльләнүчеләргә преференцияләр каралган.

Алай да министр 2013 елга кадәр Казанны дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә торгызырга өметләнүен әйтте. Универсиада башланганчы, башкаладагы 66 объект төзекләндерелергә тиеш. Аларның күпчелеге – шәхси кулларда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International