Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков 2011 елгы Гайдар форумы кысаларында түгәрәк өстәл үткәрә
2011 елның 18 марты, җомга
Бүген Мәскәүдә “Россия һәм дөнья: инновацион стратегияне эзләгәндә” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында Татарстан мисалында инновацион эшчәнлекне үстерү өчен төбәк инфраструктурасын булдырудагы актуаль мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл уза. Түгәрәк өстәлне ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барачак.
ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, түгәрәк өстәл кысаларында әлеге өлкәдә инновацион инфраструктура, закон чыгару һәм методологик инициативалар формалаштыруда дөнья һәм Россиянең алдынгы тәҗрибәсе хакында фикер алышу күздә тотыла. Анда катнашучылар махсус икътисади зоналар, технопарк структуралары, венчур фондлары, югары уку йортлары каршындагы кече инновацион предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәйле мәсьәләләрне караячак, шулай ук перспективалы үзара хезмәттәшлек формаларын билгеләячәк.
Төбәк инновацион инфраструктурасының төп субъектлары эшчәнлеген оештыруда Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен тәкъдим итү күздә тотыла. Алар арасында “Алабуга” махсус икътисади зонасы, территориясендә химия һәм полимер продукция эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта компанияләрне урнаштыруга исәпләнгән “Химград” заманча индустриаль технополисы, “Идея” инновацион технопаркы, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ һәм башкалар бар.
Моннан тыш, түгәрәк өстәл кысаларында “Изварино Фарма” ҖЧҖ һәм “Идея” Инновацион-җитештерү технопаркы” ЯАҖ арасында “Химград” технополисы территориясендә Тикшеренүләр һәм эшкәртмәләр үзәген төзү” проектын гамәлгә ашыру буенча килешүгә кул кую күздә тотыла. Чарага экспертлар сыйфатында Россия Инновацияле төбәкләр ассоциациясе башкаручы директоры Иван Бортник, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова, Россия венчур ярминкәсенең директор-координаторы Игорь Гладких һәм башкалар чакырылган.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз