2017 елда Татарстанда 146 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга ниятлиләр

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

2017 елда Татарстанда 146 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга ниятлиләр: 29 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәпкә, шулай ук 110 балалар бакчасына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда республика төзелеш тармагында 31 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шулардан 11 очракта кеше һәлак булган. 2015 ел белән чагыштырганда бәхетсезлек очрагы 30%ка кимегән, соңгы 4 елда исә – хәтта 2 тапкырга.

2016 ел эчендә контроль-күзәтчелек органнары төзелеп килүче объектларны дами рәвештә тикшереп тордылар. Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 685 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 19 млн. 439 мең сумлык 523 карар чыгарылган.    

И. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда Татарстан Республикасында торак төзелеше программасы буенча 2 млн. 402 мең квадрат метр торак гамәлгә кертү планлаштырыла. Шул исәптән ДТФ программасы буенча – 9 мең 453 фатирлы 140 йорт, күп фатирлы инвестицион торак буенча – 15 мең 609 фатирлы 111 йорт.

Быел гомуми мәйданы 6,2 млн. кв.м. булган 998 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. 232 мең 776 гражданның торак шартларын яхшыртырга исәплиләр.  

305 ятим баланы, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 49 күп балалы гаиләне, 50 яшь гаиләне һәм «Торак» ФМП кысаларында (чернобыльчеләр, мәҗбүри күченчеләр һәм башка шундыйлар) 49 гражданны торак белән тәэмин итү карала.  

Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт һәм аларны төзү буенча  республика программасы кысаларында киләсе елга 11 объект расланган. Шул исәптән: 4сенә капиталь ремонт, 3сенә реконструкция һәм 4сен төзү. Шулай ук 29 яшүсмерләр клубына һәм 44 мәдәният учреждениесенә капиталь ремонт планлаштырыла. 

Быел Татарстанда 120 спорт мәйданчыгы төзекләндереләчәк һәм 11 модуль чаңгы базасы корылачак. 

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү чаралары дәвам итәчәк. 42 яңа  модуль фельдшерлык-акушерлык пункты (ФАП), модуль технологиясе буенча 6 табиб амбулаториясе һәм 5 патологоанатомия бүлекчәсе төзү планлаштырыла. Шулай ук 6 сәламәтлек саклау объектына һәм 8 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капиталь ремонт ясау карала.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча 2017 елга 28 объектка капиталь ремонт ясау күзаллана. 

Булдырылучы ресурс үзәкләренә (колледжларга) капиталь ремонт программасы кысаларында 10 объект торгызылачак.

Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.  331 сыер фермасына һәм 26 яшелчә саклагычка капиталь ремонт ясау, шулай ук 127 силос-сенаж траншеясен төзү планлаштырыла. 

Министр ассызыклаганча, программаларны уңышлы гамәлгә ашыру күбесенчә кирәкле башлангыч-рөхсәт документациясен үз вакытында тапшыруга бәйле.

Азакта Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык коммуналь хезмәтләрен  кырыс салкыннар чорында аеруча игътибарлы булырга өндәде. ГХМ хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, торак секторында кирәкле профилактик эш оештырырга тиеш, аерым алганда, мичләрне һәм җылылык электр приборларын эксплуатацияләүне тикшереп тору буенча.

Моннан тыш, муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты урамнарны һәм юлларны кардан арчу мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International