ТР Авыл хуҗалыгы министры: Безнең төп бурыч - Татарстан авыл хуҗалыгы сәнәгате үсеше темпларын 5 проценттан артык дәрәҗәдә саклап калу

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киләчәк чәчү кампаниясенә аграрийларның әзерләнүе турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2017 ел уңышына 600 мең гектар җирдә уҗым чәчелгән. Көздән чәчүлекләрнең 92 % кышлауга яхшы хәлдә керделәр. Бүгенге көнгә уҗым күрсәткечләре уңай, дип саный Марат Әхмәтов. 

Кырларда кар катламы уңыш өчен яхшы, аерым алганда, көз көне туфракта дым җитмәүне туылыландырырга тиеш. 

Министр билгеләгәнчә, уңыш ашлламаларны дөрес куллануга да каты бәйле. Ул исәкрткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчү чорына гектарына 65 кг ашлама әзерләү бурычын куйган иде. Бүгенге көнгә республикада 74 мең тонна ашлама тупланды, бу гектарына 25,8 кг ашлама туры килә дигән сүз, ягъни былтыргы күрсәткечтән 2 ләтә артык. 

"Динамика уңай, ләкин гектарына 65 килограммнан ерак әле. Әтнә районы бик төгәл эшли. Ел башына биредә гектарына 65,2 кг ашлама тупланган. Бу республикабуенча иң яхшы күрсәткеч", - диде М.Әхмәтов. 

Министр сүзләренчә, чәчү кампаниясенә кадәр федераль һәм республика бюджетыннан Татарстан аграрийларына ярдәмгә 1,7 млрд. сум биреләчәк. Чаралар минераль ашламалар - диаммофоски һәм аммиак селитрасын алуга барачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International