Александр Мишарин 2010 елның сентябрендә Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында 2011-2014 елларга исәпләнгән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелуы хакында искәртеп узды. Бүген төбәк Хөкүмәтләре башлыклары – Анатолий Гредин һәм Илдар Халиков әлеге килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куйды.
Аерым алганда, Александр Мишарин билгеләп үткәнчә, чаралар планы кысаларында 2 июльдә Свердловск өлкәсендә федераль Сабантуй узачак. Губернатор спорт, тынычлык һәм дуслык бәйрәменең иң югары дәрәҗәдә оештырылачагына ышандырды. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Свердловск өлкәсенә федераль Сабантуйга, һичшиксез, киләчәген вәгъдә итте.
Александр Мишарин Татарстан һәм Свердловск өлкәсе икътисадларының структурасы охшаш булуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, Свердловск өлкәсендәге партнерлар Татарстанга эре нефть химиясе производствосы өчен кирәкле җиһазлар китерә алыр иде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанга да коллегаларыннан әйрәнерлек әйберләр бар. Мисал өчен, балалар бакчаларына электрон чират проектын гамәлгә ашырганда Свердловск өлкәсе тәҗрибәсе кулланылды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.