Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре белән килде. Төп максаты – «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларындагы гамәлләрдә катнашу. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов форумның «Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» үзәк дискуссиясендә, шулай ук Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышының чираттагы утырышында катнашачак.

Төштән Татарстан Республикасы Президенты берничә рәсми очрашу уздырырга ниятли, шул исәптән Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос ханым белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International