Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда чит ил инвесторлары өчен уңайлы шартлар тудырылган

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында    Россиядә чит ил инвестицияләре буенча Консультатив советның «25 еллык юл: Россия социаль-икътисадый үсешендә чит ил инвестицияләре» темасына багышланган иртәнге эшлекле ашында катнашты. 

Әңгәмәнең төп темасы – хәзерге Россиядә инвестицион эшчәнлек, бу юнәлештә төбәкләрнең нәтиҗәле эше, чит ил капиталын җәлеп итү өчен шартлар тудыру һәм башкалар.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин фикеренчә, чит ил инвестицияләре Россия икътисады үсешендә зур роль уйнады. Акчалардан тыш, чит ил компанияләре үзләре белән яңа технологияләр алып киләләр һәм нәтиҗәле бизнес культурасын формалаштыралар, диде ул. 

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, күп кенә чит ил компанияләре Россия базарында тотрыклылык булмас дип шикләнделәр.  Әмма рубль активлары бөтен дөньяда иң ышанычлы булып чыкты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ассызыклаганча, чит ил инвестицияләре һәр төбәк өчен файдалы. Бүген  Татарстанда чит илләр капиталы катнашында 1600ләп предприятие эшләп килә. Республикада Инвестицион үсеш агентлыгы булдырылган, ул инвестицияләр җәлеп итү һәм уңалы инвестицион климат булдыру өлешендә мөһим мәсьәләләрне хәл итә. Ведомство базасында 11 телдә махсу сайт булдырылган, ул потенциаль инвесторларга Татарстанның икътисадый һәм  сәнәгать потенциалы турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итә. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, инвесторларны җәлеп итү өчен ышанычлы мадти база булырга тиеш. Инфраструктураны үстерү өлешендә Татарстанда гаять зур эшләр башкарылган: республикада ике махсус икътисадый зона эшләп килә, «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Химград» технополисы, муниципаль районнар территорияләрендә күп кенә сәнәгать мәйданчыклары булдырылган. 

Рөстәм Миңнеханов аерым билгеләп үткәнчә, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы илдәге иң нәтиҗәле МИЗларның берче. Бүгенгә монда 22 завод эшләтеп җибәрелгән, аларда 5,6 меңләп кеше эшли, шуларның 90%тан артыграгы үз илебез белгечләре. Резидентлар өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудырылган.    

«Чит ил компанияләрен җәлеп итү җентекле системалы эшне таләп итә.  Эшлекле күп санлы  багланышларны киңәйтүгә төбәкнең чит илләрдә икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү, шулай ук төрле күргәзмәләрдә һәм форумнарда катнашу ярдәм итә», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан өчен эре халыкара спорт чаралары уздыру да зур әһәмияткә ия: Универсиада - 2013 һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты. 2019 елда Казан WorldSkills Competition эшче һөнәрләре халыкара чемпионатын кабул итәргә әзерләнә .  

Дәүләт хакимиятенең төбәк органнары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе  турында Россиядә 3М генераль директоры Роберт Николс сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 3М заводы бүген «Алабуга» МИЗ территориясендә эшләп килә. Роберт Николс ассызыклаганча, Татарстан Америка җитештерүчесенә һәрьяклы ярдәм күрсәтә, һәм ул республика җитәкчелегенә бу ярдәм өчен рәхмәт белдерде.   

Россиядә һәм БДБ илләрендә  Schneider Electric президенты Йохан Вандерплаетсе шулай ук Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә уңай динамиканы билгеләп үтте, бүген уртак проектларны эшләү буенча актив эш алып барыла, дип өстәп куйды ул.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International