Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы икътисады буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә чыгыш ясый

2011 елның 21 марты, дүшәмбе
Янгын куркынычы сезонына әзерлек, узган елгы янгыннарда зыян күргән урманнарны яңадан торгызу мәсьәләләре һәм 2011 елга урман хуҗалыгындагы бурычлар бүген РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Виктор Зубков рәислегендә узучы “Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру” дип исемләнгән Бөтенроссия киңәшмәсенең игътибар үзәгендә булачак. Санкт-Петербургта узачак киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

В.Зубков секретариатындагы чыганак журналистларга хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә шулай ук яңа оештыру һәм финанс шартларында урман хуҗалыгы эшен камилләштерү юлларын билгеләү күздә тотыла.

Киңәшмәдә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчеләре, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы, Хисап палатасы, Генераль прокуратура, Дәүләт Думасы вәкилләре һәм төбәк башлыклары катнаша.

Татарстан, Коми Республикалары, Красноярск крае, Архангельск, Волгоград, Вологда, Ленинград өлкәләре җитәкчеләре үз төбәкләренең урман хуҗалыгы икътисады хакында сөйләячәк һәм урман юлларын төзү буенча федераль программаны формалаштыру, урман хуҗалыгын үстерүгә бәйле башка мәсьәләләр буенча үз тәкъдимнәрен җиткерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International