Елгаларда боз кузгалу, су ташу вакыты быел 25 марттан 5 апрельга кадәр булыр дип көтелә

2011 елның 22 марты, сишәмбе
Татарстан территориясе аша 4098 елга ага һәм аларның гомуми озынлыгы 19 мең чакрымнан артык, 4 су саклагыч, 1225 гидротехник корылма (күпер һәм буаларның һәммәсенең хуҗасы бар) исәпләнә. Соңгыларының 238ен язгы ташу вакытында су басарга мөмкин, җитмәсә, шушы 238нең 16сы куркыныч хәлдә булу ихтималы зур, ә алардан астарак булган территорияләрдә торак пунктлар һәм республиканың экътисад объектлары урнашкан. Елгаларда боз кузгалу, су ташу вакыты быел 25 марттан 5 апрельга кадәр булыр дип көтелә.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин шундый мәгълүмат китерде. Сөйләшүдә катнашкан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин исә, быел республиканың су басу куркынычы ихтималы булган 18 муниципаль берәмлегендәге 40 күперенә кагылышлы вазгыять буенча мониторинг алып барылачак, федераль трассалардагы 736 торбаның 442се, ягъни яртысы чистартылды, 25 мартка кадәр бу эш төгәлләнергә тиеш, күперләр күпер-мазар җимерелә калса, юлларда өзеклек килеп чыкмасын өчен, күперләр төзәтеләчәк: техника, торбалар, металл конструкцияләр, ком, вак таш кебек кирәкле материаллар әзер, диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International