Быел 1 гыйнвардан кертелгән закон буенча, Татарстан территориясендәге зур сулыкларның аерым участокларында түләүле балык тоту гамәлдә кала бирә. Ләкин һәвәскәр һәм спорт кызыксынуыннан гына балык тотучыга нинди хезмәтләр өчен акча түләргә тиеш булуы хакында анык кына әйтү мөмкин түгел, чөнки акча түләткән кадәр уңайлыклар булдырылмаган. Дөрес, балык тоту турында федераль закон бар, ләкин ул камил түгел һәм кайсы урыннарда бушлай балык тоту рөхсәт ителгәне хакында да әйтелмәгән.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында шушы мәсьәлә буенча барган брифингта ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе башлыгы Владимир Осянин шулай дип белдерде. Шулай да, гап-гади балыкчы балыкны хәзер кайда бушлай тотарга хокуклы? Моңа идарә башлыгы, республикада балыкны сәнәгый күләмдә тоту өчен каралган 340 мең гектар урында һәм шулай ук һәвәскәр балыкчыларга, спорт кызыксынуыннан балык тотучыларга каралган 90 мең гектар территориядә сулык башланган турыдан 50 метрга кадәр эчкә кереп, бушлай балык тотарга була, диде.
Болардан тыш, түләүле хезмәт күрсәтү буенча эш башлаган арендаторларның бизнес-проектларында нинди хезмәт күрсәтергә алынганнары – кара урман. Алга таба Татарстан прокуратурасы бу мәсьәләдә ачыклык кертәчәк, шул исәптән урынны арендага бирү лотлары буенча да законлылык тикшереләчәк. ТР прокуратурасының икътисад һәм табигатьтән файдалану буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы Сергей Егоров әнә шулай дип ышандыра.