Бүген Казанда Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармониясендә Россия Федерациясе Прокуратурасы органнарының төзелүенә 295 ел тулуга багышланган тантана узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты.
Прокуратура хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайканың видеокотлавы, шулай ук 2016 елда Татарстан Республикасы Прокуратурасы эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.
«Өч йөз елга якын прокурорлар Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр, законлылык һәм хокук тәртибе сагында торалар, дәүләтнең ышанычлы таянычы ролен үтиләр, – диелә Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка видеокотлавында. – Бүген прокуратура органнары эшенең үзәгендә эшкуарлар хокукларын, социаль кыен хәлдәге гражданнарны яклау, экстремизмга, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре, ТКХ өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш тора».
Ведомство вәкилләренә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Республика прокуратурасы хезмәткәрләре алдында бүген торган бурычлар дип ул беренче чиратта законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итүне атады, шул исәптән эре халыкара чараларга әзерлек һәм аларны уздыру чорында.
«Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Прокуратура органнары дәүләт һәм җәмгыять тормышында мөһим роль уйный, ведомство алдында торган бурычларның катлаулылыгы прокуратура хезмәткәрләреннән югары профессионализм һәм киң караш таләп итә. Ышанам, Казанда ачылган Генераль прокуратура академиясе филиалы югары квалификацияле белгечләр әзерләргә ярдәм итәчәк».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан Прокуратурасының төп үзенчәлекләре – җәмгыять өчен ачык булу, конструктив диалогка әзер булу.
«Республика җитәкчелеге прокуратура органнары хезмәте нәтиҗәләренә зур игътибар бирә. 2016 елда прокуратура белән берлектә без хезмәт хакын үз вакытында бирү һәм эшсезлек дәрәҗәсен киметү, шулай ук өлеш кертеп фатир төзүдә алданганнар мәсьәләләрен уңышлы хәл иттек. Нәтиҗәдә меңләгән гаилә озак көткән фатирына керү бәхетенә иреште, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Прокуратура хезмәткәрләре финанс базарлары, автограждан җаваплылыгын иминләштерү өлкәсендәге хокук бозуларны булдырмый калуда югары нәтиҗәлелек күрсәттеләр. Бүген бу мәсьәләләр аеруча актуаль».
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, прокуратураның роле хокук саклау органнары эшчәнлеген җайга салуда бигрәк тә мөһим.
«Безнең республиканы масштаблы спорт чаралары, шулай ук World Skills эшче һөнәрләре чемпионатын уздыру көтә. Аларны уздыру иминлеген тәэмин итү – бу безнең өстенлекле бурыч», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, 2016 ел республикада Су саклау зоналары ел дип игълан ителгән иде. Шул вакытта яр буйларын үз белдекләре белән корылган төзелмәләрдән арындыру буенча зур эш башкарылды, диде Рөстәм Миңнеханов һәм уртак эшебезнең нәтиҗәсенә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы югары бәя бирде.
2017 ел Татарстанда Экология елы дип игълан ителде, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без системалы рәвештә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен хәл итәчәкбез.
Тантана кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйковны «икенче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе» дигән чираттагы класслы чины белән котлады.
Аннары Рөстәм Миңнеханов ведомство хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.