Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан җитәкчелеге алга таба да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә нәтиҗәле хезмәт өчен шартлар тудыруга ярдәм итәчәк”

2011 елның 23 марты, чәршәмбе
Бүген “Корстон”да Татарстанда фермерлык хәрәкәте төзелүгә 20 ел тулуга багышланган тантанада ясаган чыгышында Президент Рөстәм Миңнеханов бу юбилейны республиканың агросәнәгать комплексы өчен мөһим вакыйга дип бәяләде. Татарстандагы меңнәрчә фермерларны, крестьян хуҗалыкларын җитәкләүчеләрне юбилейлары белән котлап, Президент аларга сәламәтлек, оптимизм, эшләрендә унышлар теләде.

Республика башлыгы ассызыклаганча, соңгы елларда дәүләтнең авыл җирендәге кече формадагы хуҗалыкларга ихтирамлы мөнәсәбәте тагын да көчәйде. “Авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән өстенлекле илкүләм проект икътисадның бу секторын үстерүгә, авылның үсеше өчен көчле импульс булды. Шулай ук үзмәшгульлекне оештыру буенча дәүләт программасы да. Аның ярдәмендә авыл җирендә яшәүче 25 меңнән артык татарстанлы субсидияләр алып, үз эшләрен ачуга иреште. Бүген республикада 20 меңнән артык крестьян-фермер хуҗалыклары шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән бергә авыл җирлегендә урта сыйныфны тәшкил итә. Алар муниципаль хакимият органнары белән бергә авыл территорияләрен үстерүдә этәргеч бирүче көчне тәшкил итә”, - дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов республикада заманча югары технологияле гаилә фермалары төзелүгә игътибар юнәлтте. Аның искәртүенчә, 2015 елга аларның санын 1000 гә җиткерү бурычы куела. “Рослизинг белән берлектә төзелгән заманча технологик компания дә фермерларга ярдәмгә килә. Компания фермерларга язгы чәчү, урып-җыю чорында техника арендалауга булыша. Татарстанда эшләүче “Лизинг-грант” программасы буенча ярдәм моңа кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә азрак каралган булса, хәзер ел саен грантларның кимендә 30 процентын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирү буенча йөкләмә алабыз”, - дип ышандырды Президент.

Республикада кече формадагы хуҗалыклар үсеше өчен кирәкле инфраструктура да үстерелә. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, продукцияне эшкәртү, сату, әзерләү, ветеринар хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудырыла. Президент тиздән Казанда үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен күпләп-ваклап сату базары - Агропромпарк төзелеше башланачагына да игътибар юнәлтте. Биредә фермерларга үзләре җитештергән продукцияне үзләре сатуга мөмкинлек биреләчәк.

“Бүген кече хуҗалыкларга бюджет ярдәмен бүлүгә кагылышлы дәгъвалар бар. Бу эштә ачыклык һәм мәгълүматлы булы кирәк”, -дип искәртеп, Президент ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенең тәкъдимнәре өйрәнеләчәген ассызыклады. “Икътисади вәзгыять, конъюнктура нинди булуга карамастан, республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә нәтиҗәле хезмәт өчен шартлар тудыруга ярдәм итәчәк”, -дип ышандырды Президент. Республика башлыгы фермерларга агымдагы елның уңыш алып килүен теләп, соңыннан бертөркем алдынгыдарга ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International