Рөстәм Миңнеханов республика ММЧ җитәкчеләре белән очрашты

2011 елның 23 марты, чәршәмбе
Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешүенә 25 мартта бер ел тула. Шушы вакыт эчендә республика тормышында ниләр үзгәргән, Президентлыкның беренче елын Миңнеханов үзе ничек бәяли? Бу хакта республика башлыгы бүген ТР Хөкүмәт йортында республика ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда сөйләде.

Узган ел республиканы катлаулы табигый шартлар белән сынады. Өстәвенә, 2010 ел икътисади кризистан чыгу елы буларак та катлаулы ел булды. Шуңа да карамастан, без аны уңышлы уза алдык, ди Рөстәм Миңнеханов. “Президентлык иткән бер ел эчендә ниндидер җитди батырлыклар кылынды дип әйтә алмыйм, иң мөһиме: республика хуҗалыгы таркалмады”, -ди ул уенын-чынын бергә кушып. “Ел минем өчен киеренке булды, ләкин нәрсә эшләргә икән дип югалып калу булмады. Беренче Президент Минтимер Шәймиев ялга киткән вакытларда республика башлыгы вазифаларын башкарып торырга туры килә иде. Ләкин үзең республика башлыгы вазифасына керешкәч, җаваплылык бермә-бер арта, җайга салучы ролен үзеңә башкарырга туры килә. Төбәк һәм федераль үзәк мәнфәгатьләренең балансын сакларга да кирәк. Менә монысы эштә иң мөһиме”, - ди Миңнеханов.

Президент белдергәнчә, яңа вазифада күп кенә әйберләргә аңа эш процессында төшенергә туры килә. Рөстәм Миңнеханов әле Президентлык вазифасын тулысынча үзләштереп бетерә алмавын таный. “Татарстан кебек зур төбәк белән идарә итү, шулай ук сәясәтче булу өчен зур белем, зур тәҗрибә кирәк. Ә ул вакыт белән килә”, - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов бүген теге яки бу иҗтимагый фондлар тарафыннан төбәк башлыкларының рейтингларын булдыруга битараф карый. “Минем өчен халыкның мөнәсәбәте, бу вазифада үземне ничек хис итүем күбрәк әһәмияткә ия”, - ди ул.

Президент белдерүенчә, һәр субъектның тормышында башкарасы эшләр, ирешелгән казанышларны барлау өчен мәгълүмат кыры зур роль уйный. “Мәгълүмат чараларында билгеле бер күләмдә поляр фикерләр дә яктыртылырга тиеш”, - дип саный ул. Президент мәгълүмат чаралары белән тагын да тыгызрак эшләү зарурлыгын искәртте.

Очрашуда республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезгә телне өйрәнергә ярдәм итү чаралары, республикада кадрлар резервын булдыру, Ливиядәге соңгы вакыйгаларның республика бюджеты керемнәренә тәэсире, транспорт бөкеләре, тарихи биналарны саклау һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. ММЧ җитәкчеләре республика башлыгы белән мондый очрашуларны традициягә әйләндерү тәкъдимен кертте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International