Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән Финляндия башкаласы – Хельсинкига килде.
Хельсинкиның “Вантаа” халыкара аэропортында Татарстан башлыгын Финляндия тышкы эшләр министры урынбасары Яаакко Лааява, Россия Федерациясенең Финляндиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Румянцев һәм башкалар каршы алды.
Хельсинкига килүгә үк Татарстан Президенты Финляндия икътисади үсеш министры Маури Пеккаринен белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Финляндиядәге сәүдә вәкиле Валерий Шлямин, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Финляндия икътисади үсеш министры Маури Пеккаринен 2005 елда республика белән икътисади элемтәләрне киңәйтү максатыннан Татарстанга Финляндиянең эшлекле даирәләре вәкилләрен алып килүен искәртте (2005 елда Татарстан Республикасында Финляндия көннәре узды).
Маури Пеккаринен хәзерге визитның Финляндия һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре арасында яңа уртак проектлар булдыру хакында сөйләргә мөмкинлек бирәчәгенә өмет белдерде.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы делегациясенең Хельсинкига эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә бәйле җитди ниятләр белән килүен билгеләп үтте. ТР Президентының сүзләренә караганда, Татарстан металлургия, мәгълүмати технологияләр, агач эшкәртү, шулай ук энергия саклау технологияләре һәм альтернатив энергетика өлкәләрендәге хезмәттәшлекне дә кертеп, барлык юнәлешләр буенча да элемтәләрне үстерергә әзер.
Алга таба Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләрен Финляндия Республикасы Президенты Тарья Халонен кабул итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.