ТР Президенты “Энергон” табигый энергия чыганакларын өйрәнүче үзәк проектлары белән танышты
2011 елның 25 марты, җомга
Бүген Татартсан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Лахти шәһәрендәге табигый энергия чыганакларын өйрәнүче үзәктә булды.
Искәртеп үтәбез, Татарстан башлыгы Финляндия Республикасында ике көнлек эш сәфәрендә.
“Энергон” табигый энергия чыганакларын өйрәнүче үзәк Лахти шәһәренең Инновация-технология үзәгенә карый һәм энергия нәтиҗәлелеге һәм табигый энергия чыганаклары өлкәсендә тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә. “Энергон” 2010 елда табигый энергия чыганакларын кертү һәм куллану өчен ачылган.
“Энергон” үзәгендә Татарстан Республикасы вәкилләренә биогаз һәм биомайның яну үзлекләрен һәм сыйфатын, җылылык насослары һәм башка җиһазларның эшен тәкъдим иттеләр.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.