Минтимер Шәймиев Светлана Алексеева белән очрашты

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Алексеева белән очрашты, ул “Татарстан Республикасының ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтенең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында” уртак киңәшмәсендә катнашу өчен килде. Киңәшмә бүген Казанда узды.

Очрашу алдыннан “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова кунакка федераль әһәмияттәге “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге”  мәдәни-тарихи проектны тәкъдим итте. Шулай ук Фондның яңа проекты белән таныштырды: Болгар Ислам академияясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу.

Светлана Алексеева РФ Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәте идарәсе җитәкчесе Сергей Данкверт исеменнән Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм күпьеллык уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында республиканың һәм гомумән илнең азык-төлек куркынычсызлыгы проблемалары хакында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хабипов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International