Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Химия институты директоры Виктор Кожевников водород һәм синтез-газ алуның заманча технологияләре хакында сөйләде.
Татарстан башлыгы тәкъдим ителгән технологияне “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нә карарга йөкләде.
Республика кооперациясе программасын гамәлгә ашыру кысаларында, чимал белән тәэмин итү проблемалары турында "Татнефтехиминвест-холдинг"ның генераль директоры Рафинат Яруллин сөйләде. “Татнефть” һәм “ТАИФ” төркеменә күп күләмдә тәэмин иткәне өчен рәхмәт белдерде, төп проблема этиленның җитмәве дип билгеләп үтте ул. Р.Яруллин сүзләренә караганда кече бизнес вәкилләре “Казаноргсинтез” һәм “Түбән Кама Нефтехим”га карата канәгатьсезлек белдерә, чөнки продукцияне алыпсатарлардан алырга туры килә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.