Илдар Халиков: "Чистай су тормышның югары дәрәҗәсе өчен нигез булып тора"

2011 елның 29 марты, сишәмбе
Бу көннәрдә Казанда су ресурслары һәм аларны рациональ файдалану проблемалары хакында зур фикер алышулар уза. Татарстан башкаласында бүген “Чиста су” ΙΙ махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм шул ук исемдәге конгресс ачылды. “Казан ярминкәсе”ндә чараларның тантаналы ачылышы ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Федерация Советы рәисе урынбасары киңәшчесе -“Россия су җәмгыяте” Идарә рәисе Александр Катков, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары һ.б. катнашында узды.
Әлеге масштаблы чара 2011-2017 елларга исәпләнгән “Чиста су” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Бүгенге көндә 2011-2017 елларга исәпләнгән “Чиста су” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру йөзеннән, илнең 40 субъектында төбәк максатчан программалары кабул ителгән. Татарстан Хөкүмәте су ресурсларының сыйфаты, ышанычлылыгы, аларны нәтиҗәле файдалану, су чистартуда яңа технологияләр куллану мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Моны күргәзмәне ачу тантанасында Премьер-министр Илдар Халиков та билгеләп үтте.

Аның ассызыклавынча, халыкны чиста су белән тәэмин итү хакимиятнең мөһим бурычларының берсе. Суның чисталыгы югары яшәү сыйфатының һәм гомер озынлыгының нигезендә ята.

“Технологияләр, җиһазлар сорау булганда гына күргәзмәләргә чыга ала. Ә бүген аларга төбәкләр тарафыннан да, су белән тәэмин итү, исәпкә алу, энергия саклау һ.б. буенча махсуслашкан предприятиеләр, кулланучылар тарафыннан да сорау бик зур. Кулланучы сыйфатны таләп итә, ә ул бу теманың нәтиҗәлелеге өчен нигез”, - ди ТР Хөкүмәте башлыгы. Илдар Халиков Казан күргәзмәсендә тәкъдим ителүче чишелешләр, карарлар Татарстанда гамәлгә ашырылыр, Россия төбәкләре, чит илләрдән килгән партнерларыбыз өчен нәтиҗәле булыр дигән ышаныч белдереп, күргәзмә үзара файдалы килешүләр, партнерлык мөнәсәбәтләре белән тәмамланыр дигән өметтә калды.

“Чиста су” күргәзмәсе экспозициясендә бу юлы су ресурсларын торгызу һәм саклау, коммуналь һәм сәнәгать максатларында су белән тәэмин итү, үткәргеч торбалар челтәрен ремонтлау, агым суларны чистарту өчен кирәкле булган җиһазлар, хезмәтләр тәкъдим ителә. Күргәзмәдә катнашучылар арасында Әлмәт, Казан, Воронеж, Мәскәү, Чаллы, Түбән Новгород, Новосибирски, Санкт-Петербург, Уфа һәм Россиянең башка шәһәрләренең сәнәгать, җитештерү, төзелеш предприятиеләрен, оешмаларын күрергә мөмкин. Кайбер чит ил компанияләре вәкилләре дә бар.

Күргәзмә ачылышыннан соң, “Россиядә су тармагын үстерү” дигән пленар утырыш белән “Чиста су” конгрессы эшен башлап җибәрде. Ул су ресурсларын рациональ файдалануга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышлары белән дәвам итәчәк.

Программада шулай ук “Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге” тарафыннан оештырылучы суны тәмләп карау бәйгесе, мәктәп укучылары өчен “Чиста су көне” дигән акция урын алган. “Чиста су” күргәзмә-конгресс проекты 31 мартка кадәр дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International