Алар иң беренчеләрдән булып елга вокзалын карады. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, әлеге объектка 270 миллион сум акча бүленгән, аның 264 миллион сумы үзләштерелгән инде. Төзелеш эшләре 2011 елның ноябренә тәмамланыр дип көтелә.
Төзелеш эшләре узган ел азагында башланган Истәлек билгесе кунаклар танышкан чираттагы объект булды. “Истәлек билгесе 2011 ел ахырында файдалануга тапшырылачак, - дип хәбәр итте «Грань» ҖЧҖ директоры Леонид Анисимов. – Объектның беренчел бәясе 150 миллион сумга якын тәшкил итә”. Ул билгеләп үткәнчә, Истәлек билгесен төзү эшләре салкыннар аркасында бер айга туктатылган булган, тулаем алганда исә “барысы да билгеләнгән темпта бара”.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Җәмигъ мәчетендә һәм Көнчыгыш мавзолейда булды. Республика башлыгына саклану корылмаларының эскизларын күрсәттеләр, аларны Җәмигъ мәчете һәм Хан сарае өстендә торгызу күздә тотыла. “Саклану корылмаларыннан башка мөмкин түгел”, - диде ТР Президенты.
Шуннан соң кунаклар реставрация эшләре алып барыла торган Кара пулат һәм Кече манараны карады, аларда төзелеш эшләрен май урталарында төгәлләү күздә тотыла. Президент шулай ук палаткалы лагерь кору урынында булды. Республика башлыгына үрнәк сыйфатында махсус матраслар һәм җыелмалы урындыклар белән җиһазландырылган 5 палатканы күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.