Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Зилә Вәлиева: “Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны арасында мөнәсәбәтләр мәдәнияткә нигезләнеп төзелә”
2011 елның 4 апреле, дүшәмбе
Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр үсеше нигезендә мәдәни элемтәләр ята. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Согуд Гарәбстаны делегациясе белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева шулай дип белдерде. Делегацияне Согуд Гарәбстанының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Али Хәсән Җәгъфәр белән мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абдел Азиз бин Салих бин Сәлам җитәкли. Согуд Гарәбстаны делегациясе Татарстанга Ислам китапханәсе ачылышында катнашу өчен килде.
Зилә Вәлиева очрашуда билгеләп узганча, бу вакыйганың әһәмияте республиканың мәдәни тормышы белән генә чикләнми. “Моны мәгариф үсешендәге вакыйга дип санарга була. Согуд Гарәбстаны Короленең бу юмарт бүләге Ислам үсешенең тагын бер ышанычлы терәге барлыкка килүгә мөмкинлек бирә”, -дип белдерде вице-премьер.
Зилә Вәлиева соңгы еллларда Татарстанның Согуд Гарәбстаны белән мөнәсәбәтләренең бик нәтиҗәле булуын зур канәгатьләнү белән билгеләп үтте. “Татарстанда Согуд Гарәбстаны көннәре узуын хәтерлибез, Россиядә Согуд Гарәбстаны көннәренә кагылышлы чараларның сизелерлек өлешен республикада уздыру мөмкинлеге булганга сөенәбез”, - ди ул.
ТР Хөкүмәте рәисе урынбасары искәртүенчә, 2006 елда Татарстан белән Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләренә җитди этәргеч бирелде. Шуннан бирле Татарстан делегацияләре әлеге гарәп илендә булып, алга таба хезмәттәшлек планнары хакында фикерләште, бу хакта сөйләшү 2009 елда Согуди-Россия форумы кысаларында да үтте. Инде планнарның бер өлеше тормышка ашкан, бер өлеше буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Зилә Вәлиева, аерым алганда, әлегә Согуд Гарәбстанында Татарстан көннәре узмавын искәртеп китте. Вице-премьер шулай ук республикада Согуди рәссамнарының күргәзмәсен оештыру тәкъдимен кертте. Ел саен Казанда узучы Халыкара мөселман киносы фестивалендә Согуд Гарәбстаны вәкилләре катнашып килә һәм аларның картиналары бик еш бүләкләр белән билгеләп үтелә. “Бу нәтиҗәле хезмәттәшлекне дә безгә дәвам итәргә кирәк”, - ди Зилә Вәлиева.
Аның ассызыклавынча, ике арадагы башка юнәлешләр буенча да мөнәсәбәтләр мәдәният аша урнаша. “Безнең бурыч, - ди ул, - илләребез һәм халыкларыбыз арасында төрле дәрәҗәдәге хезмәттәшлекне үстерүгә булышу”.
Согуд Гарәбстанының мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абдел Азиз бин Салих бин Сәлам үз чиратында Татарсан ягына җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдереп, соңгы биш елда республикада өченче тапкыр булуын ассызыклады. “Ныклы элемтәләр булдыруда төп элемент булып мәдәният торуы белән тулысынча килешәм. Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны халыклары, мәдәнияте бер-берсеннән аерылса да, аларны берләштерүче уртак нокта – Ислам бар”, - диде ул. Ул бүген Казанда Ислам китапханәсе ачылуны уртак эшнең мөһим нәтиҗәсе дип бәяләде.
Мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Согуд Гарәбстанының Татарстан мәдәнияте көннәрен кабул итәргә әзер булуын җиткерде. Ул шулай ук Корольлекнең Согуди режиссерларының Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу омтылышларына ярдәм итәчәген вәгъдә итте. Аның фикеренчә, ике арада мөнәсәбәтләр дәвам итәчәк һәм көчәячәк. Элемтәләрне алга таба ныгыту өчен Абдел Азиз бин Салих бин Сәлам Татарстанда Согуд Гарәбстаны һәм әлеге гарәп илендә Татарстан мәнфәгатьләрен тәкъдим итүче вәкаләтле вәкилләр алмашу тәкъдимен кертте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз