Рөстәм Миңнеханов: Татарстан “Алабуга” МИЗ да “Форд” автомобильләре производствосы проектын гамәлгә ашыру белән кызыксына

2011 елның 5 апреле, сишәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә “Ford” компаниясе һәм “Соллерс”ААҖ топ-менеджменты вәкилләре белән очрашты. Яклар “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Ford” автомобильләрен җитештерү проектын гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләсен карады.
Бүген “Соллерс” компаниясе “Алабуга” махсус икътисади зонасының иң эре резидент-компанияләренең берсе санала. Февраль аенда “Соллерс” җәмгыяте белән Ford Motor Company арасында Россиядә уртак предприятие төзүгә кагылышлы ниятләр Меморандумы имзаланган иде. Уртак предприятиегә компаниянең Всеволожскидагы (Ленинград өлкәсе), Чаллыдагы һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы җитештерү мәйданнары кертеләчәк. Анда Ford коммерцияле җиңел автомобильләре җитештереләчәк.
Очрашу барышында Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең әлеге проектны үстерүгә кызыксыну белдерүен җиткерде. Ул шулай ук “Алабуга” МИЗ да яңа автомобиль производствосын тормышка ашыру өчен барлык шартлар булуын ассызыклады. Татарстан башлыгы “Алабуга” икътисади зонасының автокомпонентлар производствосын эшләтеп җибәрү өчен дә мөмкинлекләре булуын искәртеп узды Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Алабуга” МИЗ да автомобильләр өчен пыяла һәм көзгеләр җитештерү буенча (“Тракья Гласс Русс” җәмгыяте белән берлектә) проект гамәлгә ашырылуын ассызыклады. Республика башлыгы “Алабуга” мәйданнарын файдалануның барлык мөмкинлекләрен өйрәнеп, “Ford”автомобильләрен җыю буенча проектны гамәлгә ашыру хакында “Алабуга” МИЗ да җыелып, якын айларда җентекләбрәк фикер алышу тәкъдимен кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International