Рөстәм Миңнеханов: “КФУ Идел буе округында мәгариф системасының инновацион стратегиясен формалаштырачак нигез уку йорты булырга тиеш”

2011 елның 11 апреле, дүшәмбе
Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты Попечительләр советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә беренче утырышы узды. Мәгълүм булганча, Татарстан башлыгы вузның Попечительләр советын узган ел ахырында җитәкләде. 2010 елның 20 декабрендә узган утырышта Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы бу вазифага Попечительләр советы әгъзалары тарафыннан бертавыштан расланган иде. Ул вакытта Президент совет әгъзалары алдына “һәркайсыбыз университетны яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен зур көч куярга тиеш”, дигән бурыч куйды.
Агымдагы елның февралендә РФ Фән һәм мәгариф министрының Казан федераль университетына Татар дәүләт гуманитар педагогика университетын, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, Алабуга дәүләт педагогия университетын кушу турындагы боерыгы дөнья күрде. Әлеге документ нигезендә бу вузларның милек базасында университетның яңа структур бүлекчәләре формалашачак. Хәзер бу юнәлештә эшләр башланды инде.
“Казан федераль университеты бүген борылыш чоры кичерә: реаль рәвештә федераль университет төзү башланды. Аңа кергән вузларның фәнни-белем бирү потенциалын кушу бара. Күчеш чоры һәрвакыттагыча катлаулы булачак. Шуңа карамастан, КФУ ны үстерү программасын гамәлгә ашырып, анда күрсәтелгән вакытта нәтиҗәлелек индикаторына ирешеп булачак,”- дип белдерде Президент бүгенге утырышта.
Билгеле булганча, 2010-2019 елларга исәпләнгән Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасы 3 этапта гамәлгә ашырылачак. Беренче этап университетны аңа 3 вузны кушу юлы белән реоргнизацияләүне күздә тота. 2011-2014 елларга исәпләнгән икенче этап биредә белем бирүне, тикшеренү процессларын модернизацияләүне, инновацияле инфраструктура төзүне һәм бер үк вакытта яңа структура формалаштыруны эченә ала. 2015-2019 елларга исәпләнгән өченче этапта вузның тотрыклы үсеше күзалланыла.
Рөстәм Миңнеханов Попечитальләр советы алдындагы төп бурыч дип университетка күчеш чорында кыенлыкларны узарга, аңа Татарстанда гына түгел, Идел буе федераль округында мәгариф системасының озак вакытка исәпләнгән инновацион стратегиясен формалаштырачак нигез уку йорты булырга ярдәм итүне атады. Президент ассызыклаганча, Идел буе федераль округының 2020 елга кадәр вакытка расланган социаль-икътисади үсеш стратегиясендә Казан федераль университетын үстерү округның өстенлекле проекты итеп билгеләнгән.
“Университетның бүгенге хәле федераль үзәктән дә, Татарстан җитәкчелегеннән дә җитди адымнар һәм хәрәкәтләр таләп итә. Идел буе федераль округы ресурслары һәм мөмкинлекләре дә җәлеп ителергә тиеш”, -дип белдерде Попечительләр советы рәисе.
Федераль университетта инженер-техник юнәлештәге белгечләр әзерләү өстенлекле юнәлеш булачак. Беренчедән, бүген икътисад аларга зур кытлык кичерә, икенчедән, инженерлык комплексы үсешеннән башка университетта тудырылган продукцияне коммерциализацияләп булмаячак. Ләкин алга куйган зур бурычларны хәл итү университетның бай тарихлы химия, физика институтларын матди-техник яңартудан башка мөмкин түгел. Моннан тыш, уку биналары җитмәү проблемасы да бар. Ә бүген аларның хәле зур борчу уята. Моны март аенда университетның химия, физика һәм икенче уку корпуслары белән танышкан Президент Рөстәм Миңнеханов та билгеләп үтте. Казан химиклар мәктәбе традицияләрен дәвам итүче институт урнашкан бина бүген авария хәлендә. Аны ремонтлау һәм яңа бина төзү планы инде әзер. КФУ ны үстерү программасының үтәлеше хакында хисап тоткан ректор Илшат Гафуров физика, химия институтларны җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләсенең дә чишелеш таба башлавын белдерде. Мәсәлән, апрель азагында Физика институты өчен җиһазларның зур партиясе кайтарылачак.
Президент белдерүенчә, Татарстанның стратегиясе - авыр битумлы нефть белән бәйле. Аның сүзләренә караганда, Казан федераль университеты химия, нефть химиясе өлкәләрендә эшләнмәләр, тикшеренүләр, лабораторияләр эшләгән үзәк булырга тиеш. “Ныклы фәнни базадан башка бернәрсә эшләп булмый”, - дип ассызыклады ул. Илшат Гафуров билгеләп узганча, университетта үзле нефть һәм битум кафедрасы төзелә, киләчәктә “Татнефть” белән берлектә табигый битумнарны үзләштерү буенча фәнни-белем бирү үзәге төзү нияте бар.
Попечительләр советы әгъзасы, “Спурт” АКБ Идарә рәисе, үзе дә Казан университетын тәмамлаган Евгения Даутова университетта математика һәм гамәли фәннәрнең сәнәгатьтә реализация тапмавына, гамәли математика һәм информатиканы торгызу зарурлыгына, химия өлкәсендә тикшеренүләр җитмәүгә игътибар юнәлтте. Попечительләр советы әгъзасы, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов университетның бу юнәлештә һәртөрле башлангычларны хупларга әзер булуларын белдерде.Совет әгъзаларының тагын берсе- РФ Ислам конференциясе оешмасы каршындагы даими вәкиле Камил Исхаков ил күләмендәге федераль университларны халыкара аренада да махсуслаштыру мөһимлеген искәртеп, Казан федераль университетының Ислам конференциясе оешмасы белән хезмәттәшлегендә ярдәм итәчәген ышандырды.
Попечительләр советы әгъзаларының күбесе үзләре дә кайчандыр Казан университетын тәмамлаучылар. Рөстәм Миңнеханов аларның һәркайсын университет тормышында актив катнашырга, вузның аякка басу чорында идеяләр һәм кулдан килгәнчә финанслар белән булышырга чакырды. Попечительләр советы рәисе Казан университетын төрле елларда тәмамлаган башка кешеләр белән дә элемтәләрне барлау бурычын куйды.
Утырыш эшендә катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов КФУ ның бер үк вакытта педагогик белем бирү буенча куәтле үзәк булырга тиешлегендә ассызыклады. Шуны күздә тотып, ул КФУ да педагогик белем бирүне үстерү буенча яңартылган концепция эшләү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, КФУ белгечләр әзерләү һәм яңадан әзерләү өчен җавап бирүче үзәк булачак.
Бүгенге утырышта КФУ Попечительләр советына яңа өч әгъза сайланды. Алар – РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм “ТНГ-Групп” ҖЧҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Харисов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International