Рөстәм Миңнеханов: Һава пунктларын заманчалаштыру аеруча зур әһәмияткә ия

2011 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе
Идел буе федераль округы территориясендә дәүләт чиге аша узу өчен каралган 12 һава пункты арасында Казан, Самара, Уфа, Пермь, Оренбург пунктлары аеруча актив эшли. Бүген Дәүләт чикләрен тиешле уңайлыклар белән тәэмин итү буенча федераль агентлык (Росграница) җитәкчесе Дмитрий Безделов Казанда узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

РФ дәүләт чикләре аша уздыручы һава пунктлары системасының торышы һәм үсеш перспективаларына багышланган ведомствоара төбәк киңәшмәсе ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Татарстан башлыгы белдерүенчә, “Казан” халыкара аэропортында дәүләт чиге аша уздыра торган пунктларныүстерү һәм модернизацияләү 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру алдыннан аеруча мөһим. Универсиадада катнашу өчен Татарстан башкаласына дөньяның 170 тән артык иле вәкиленең - 12 меңләп спортчының, 100 меңгә якын кунак һәм туристның килүе көтелә. “Боларның барысы да дәүләт чиге аша уздыра торган һава пунктлары системасын җитди үстерүне таләп итә”, - ди Президент. Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан белән Росграница арасында яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашкан, республика алга таба да бу мәсьәлә буенча килешүләрне үтәячәк, дип ышандырды ул.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Николай Овсиенко үз чыгышында белдергәнчә, бүген округның 10 төбәгендә дәүләт чикләре аша уздыра торган 12 һава пункты эшли. Аларда барлык төр эшчәнлек күрсәткечләренең үсеше күзәтелә. Николай Овсиенко сүзләренә караганда, шулай да пунктларның җиһазландырылу дәрәҗәсе тулы күләмдә норматив таләпләргә җавап бирми әле. Аэропортларның инфраструктурасы үсмәгән, пунктларның пассажирлар һәм йөк уздыру сәләте түбән һ.б. Казан пунктына аерым игътибар бирергә кирәк. Универсиада уздыру белән бәйле рәвештә иң зур эш күләме бирегә туры килә. Николай Овсиeнко сүзләренчә, бүген дәүләт хакимиятенең барлык органнары һәм тиешле ведомстволарның җентекле хезмәттәшлеге, шулай ук шәхси-дәүләт партнерлыгы механизмнарын файдалану таләп ителә.

Федераль агентлык җитәкчесе Дмитрий Безделов үз чыгышында дөньядагы эре аэропортларның узган елдагы эшчәнлеге хакындагы статистик мәгълүматларга тукталды. Бу чорда иң күп пассажир АКШ һәм Кытай аэропортлары аша узган. Россиядә иң зур пассажирлар агымы Мәскәүнең “Домодедово” аэропортына туры килгән. Дмитрий Безделов Россиянең транзит мөмкинлекләре әлегә тулы куәткә файдаланылмый дип саный. Пассажирлар агымын алга таба үстерү өчен, һава пунктлары системасын оптимальләштерү зарур, ди ул. Аерым алганда, Идел буе федераль округында халык тыгызлыгының зур булуы һәм Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты кебек эре чаралар көтелү халыкара аэропортларны үстерүне, һава пунктларын модернизацияләү һәм җиһазландыруны күздә тота.

Дмитрий Безделов дәүләт чикләре аша уздыручы һава пунктларына кагылышлы закон проекты эшләнүе хакында да хәбәр итте. Документ бу өлкәдә шәхси-дәүләт партнерлыгы механизмнарын куллануны киңәйтүгә исәпләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International