Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Казан уртача бәяле заманча кунакханәләргә ихтыяҗ кичерә”
2011 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Центр Капитал” берләштерелгән лизинг компаниясе” ЯАҖ президенты Игорь Аванесян, “Трансстройбанк” коммерция банкы президенты Петр Читипаховян һәм «Мариотт Кортъярд» кунакханәсе генераль менеджеры Камерон Макнейлли белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
“Трансстройбанк” коммерция банкы президенты Петр Читипаховян хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан федерациянең динамик үсеш кичерүче һәм икътисади яктан актив субъектларының берсе. Ул, аерым алганда, инвесторларның республикада башка төбәкләргә караганда бизнес өчен уңайлырак шартлар тудырылуы турындагы фикерен белдерде.
Проект инвесторлары фикеренчә, Казан үзәгендә төзелгән һәм презентациясе бүген узачак «Мариотт Кортъярд» кунакханәсе шәһәрнең заманча туристик инфраструктурасының бер өлешенә әвереләчәк. Ул шулай ук чит ил кунаклары һәм туристларда Татарстанның уңай имиджын булдыруга йогынты ясаячак. Кунакханә төрле бәядәге 150 номерны, күп функцияле конференцияләр залын үз эченә ала.
Бөтен дөньяга билгеле «Marriott» челтәре күп кенә илләрдәге 3700 дән артык кунакханәне берләштерә.
Очрашуда катнашучылар Казанда 2013 елда узачак җәйге Универсиада һәм 2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларындагы матчлар алдыннан аеруча актуаль төс алган республиканың туристик инфраструктурасын алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җитди үсеш-үзгәрешләргә дә карамастан, Казанның кунакханәләр комплексы әле дә булса уртача бәяле заманча кунакханәләргә ихтыяҗ кичерә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз