Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты: "Казандагы күпкатлы паркинглар төзелеше өчен без кызыклы шартлар тәкъдим итәргә әзер"
2011 елның 16 апреле, шимбә
Казанда 2 ел дәвамында – 2013 елгы Универсиадага кадәр паркинглар төзелеше проектлары гамәлгә куелачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында бу мәсьәлә буенча узган киңәшмәдән соң шәһәр мэры Илсур Метшин белдерде. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүгенге көндә Казан башкарма комитеты тарафыннан төрле районнарда 40 тан артык урын бирелгән, аларны шәһәр җитәкчелеге бизнес-бергәлеккә күп катлы машина кую урыннары төзелеше өчен тәкъдим итә. ТР Президенты шәһәр үзәгендә, шулай ук “Татнефть-Арена” боз сарае янындагы беренче чиратта төзелеш башланырга тиешле 12 урынны билгеләде. “Казан үзәгендә 12 машина кую урыны төзелеше 9,5 мең автомобильне урынлы итү мөмкинлеге бирә. Кичә без час–пик вакытында 25 урамда булдык, аларда 10,5 меңгә якын машина транспорт хәрәкәтенә комачаулап тора иде”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
“Бер атна дәвамында ТР Хөкүмәте белән бергә Татарстан башкаласында бизнесның бу төре җәлеп итүчән итә торган чаралар пакетын эшләп ТР Президентына раслау өчен тәкъдим итәчәкбез. Бу бердәм һәм җир салымы ставкаларын һәм табышка салымны киметү турында булачак. Салымнар буенча преференцияләр биреләчәк, бу мәсьәлә кыска вакыт өчендә хәл ителәчәк. Преференцияләр пакеты җир участоклары белән бергә бизнес-бергәлеккә тәкъдим ителәчәк”, - диде Илсур Метшин. Бу ташламалар 2013 елга кадәр проектны гамәлгә ашырырга риза булучылар өчен генә булачак. “Безнең преференцияләр инвестор белән килешү төзегәч кенә гамәлгә куелачак”, - дип билгеләп үтте мэр.
Илсур Метшин ТР Президенты тарафыннан мәйданнарның раслануын белдерде. “Алар чыннан да автотранспорт күп җыела торган урында”, - диде ул. Шәһәр башкарма комитеты 200–2007 елда ук парковкалар төзелеше өчен 38 мәйдан бүлеп биргән иде. Ул вакытта 17 компания эскиз проектлары ясады, әмма бер генә компания дә эшкә тотынмады. Бу эшкә 2008 елның кризисы йогынты ясагандыр.
“Хәзер партнерларыбыз белән яңа көчләр туплап эш башларга ниятлибез. Без дөньяви тәҗрибәне өйрәндек, ул бу тармакның керемле бизнес икенлеген күрсәтә. Паркингларга автомобильләргә кебек һәрвакыт ихтыяҗ бар. Хәзер федераль закон бу бизнесны үстерүне стимуллаштыручы чаралар башкара”, - дип белдерде ул. “Әлегә безгә федераль закон ягыннан ярдәм җитми, әмма ТР Президенты ТР Дәүләт Советы белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына Дәүләт Думасы депутатлары һәм “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары белән эшләү чаралары планын әзерләү бурычын йөкләде”, - диде ул.
Черек күлдә һәм Ирек мәйданында Ленин һәйкәле урынына машина кую урыны төзү мәсьәләсе әлегә күтәрелмәвен дә билгеләп үтәргә кирәк. “Без бу мәсьәлә буенча җәмәгатьчелек белән киңәшләшербез, гомумән барысын да кешеләргә уңайлы булсын өчен эшлибез”, - дип вәгъдә итте Илсур Метшин.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз