Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан – Чехия бизнесы эшчәнлеге өчен яхшы мәйданчык”

2011 елның 18 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия эшкуарларына Татарстанда үз предприятиеләрен булдырырга һәм үз производстволарын оештырырга тәкъдим итте. ТР Хөкүмәте йортында Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре делегациясе белән очрашу барышында Р.Миңнеханов ике сәнәгать төбәге арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерү кирәклеге хакында белдерде.
Чехия эшлекле даирәләре делегациясе Казанга ике көнлек визит белән килде, Татарстан-Чехия эшлекле форумы аның кысаларындагы төп чара булачак. Делегация составына Чехия сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, банк структуралары вәкилләре, Чехия Республикасы парламенты әгъзалары керә. Делегацияне Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек җитәкли.
Очрашуны ачып, Татарстан Президенты әле күптән түгел Германиядә Лейпциг күргәзмә-ярминкәсендә Мартин Коцоурек белән очрашуы хакында искәртте. “Мин тиз арада үз командагызны җыеп безгә килүегезгә бик рәхмәтлемен”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Чехия сәнәгать һәм сәүдә министрына.
Татарстан башлыгы очрашуда катнашучыларның игътибарын Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы тауар әйләнеше күләменең кимүенә юнәлтте. Шуның белән бергә, Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, тауар әйләнешенең нигезен углеводород чималы тәшкил итә. Шул ук вакытта Татарстан Президенты Чехия Республикасы белән бергәләп уңышлы гамәлгә ашырылган проектларның тарихы хакында да искәртте.
Рөстәм Миңнеханов Казанда төзү ниятләнгән күп функцияле кунакханә-сәүдә комплексын (ул Чехия банкы тарафыннан финансланачак) Чехия һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы проекты дип атады. Шулай ук Чехиядән Универсиада өчен автобуслар сатып алуга бәйле планнар, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектлар да бар. “Сезнең визит барышында фикер алышырга һәм җентекләп өйрәнергә мөмкин булган проектлар җитәрлек”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов делегация әгъзаларына.
Үз чиратында Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Коцоурек Татарстанга ясалган визитның Чехиянең эшлекле даирәләрендә зур кызыксыну уятуы хакында хәбәр итте. Министр делегация составына 40 ка якын компания керүен әйтте.
“Безнең визитның төп максаты – Чехия һәм Татарстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, - дип белдерде М.Коцоурек. – Мин безнең компания вәкилләре ике көн эчендә алдагы хезмәттәшлекнең күп кенә перспективалары хакында фикер алышыр дип өметләнәм”.
Мартин Коцоурек Чехия һәм Татарстанның сәнәгый яктан нык үскән төбәкләр булуын билгеләп үтте. “Сәнәгатьне үстерү өчен инвестицияләр, технологияләр һәм кадрлар булдырырга кирәк. Без Татарстанга, шул исәптән, мәгариф һәм техник кадрларның квалификациясен күтәрү өлкәсендә дә сездән нәрсәгә дә булса өйрәнер өчен килдек”, - диде Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Министр хәбәр иткәнчә, Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспективалы проектлары арасында “КАМАЗ”да Чехия компанияләре катнашында прессларны модернизацияләү проекты да бар, Чехия Машина төзүчеләр берлеге Казанда үзенең вәкиллеген ачарга тели. Шулай ук, М.Коцоурекның сүзләренә караганда, Чехия Республикасының Россиядәге вәкиллеге Казанда виза үзәге ачарга тәкъдим итә.
Мартин Коцоурек Татарстан делегациясен быелның октябрендә Брно шәһәрендә узачак сәнәгать күргәзмәсендә катнашырга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов Чехия ягының тәкъдимен хуплады. “Машина төзүчеләр берлеге вәкиллеге Чехия һәм Татарстан машина төзүчеләре арасында мөһим бәйләүче буын булачак, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Визалар белән ярдәм итү дә бик мөһим. Татарстаннан Чехиягә ял итәргә баручылар шактый һәм без виза үзәгенең ачылуына бик тә рәхмәтле булыр идек”.
Республика башлыгы Чехия эшкуарларына Татарстан территориясендә үз предприятиеләрен булдырырга һәм үз производстволарын оештырырга тәкъдим итте. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, республикада моның өчен, аерым алганда, “Алабуга” махсус икътисади зонасында яхшы мөмкинлекләр бар. “Без Татарстанның Чехия бизнесы эшли ала торган яхшы мәйданчык икәнлеген күрсәтергә телибез, - диде ТР Президенты. – Без сезнең барлык проектларыгызны да хуплаячакбыз”.
Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, Татарстанга да Ауропа базарына үтеп керү зур әһәмияткә ия. “Безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләвегез – бик мөһим фактор”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Чехия делегациясенә очрашу ахырында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International