Рөстәм Миңнеханов: “Әтнә дәүләт драма театрының оешуы – Татарстан тормышында әһәмиятле вакыйга
2011 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә муниципаль районында булды. Биредә ул Әтнә дәүләт драма театры оешуга багышланган тантанада катнашты.
Әтнә халык театрының тарихы 1918 елның декабрендә башлана. Ул чагында Әтнә һәм Алат волостьларының мәгариф эшләре инспекторы Мөхәммәт Парсин җитәкчелегендә җирле укытучылар, партия һәм совет органнары хезмәткәрләре мәктәп бинасында Казан артисты Фәхриев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән ике актлы “Бәхет кошы” спектаклен куя. Спектакль зур уңыш белән уза.
Хәзерге вакытта Әтнә театры үзешчән коллектив кысаларыннан чыгып, сизелерлек уңышларга иреште. Татарстан Республикасы муниципаль район башлыклары мөрәҗәгате нигезендә, ТР Мәдәният министрлыгы Әтнә театрына дәүләт статусын бирү турындагы тәкъдим белән чыкты. Шуңа бәйле рәвештә, 2011 елның 23 мартында ТР Президентының “Әтнә дәүләт драма театрын оештыру турында”гы Указы дөнья күрде.
Рөстәм Миңнеханов тантанада ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, Әтнә дәүләт драма театры оешу - әлеге район өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен әһәмиятле вакыйга. “Глобальләшү шартларында татар телен, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау аеруча мөһим”, - диде Президент. Әтнә театры моңа зур ярдәм итә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.