Рөстәм Миңнехановка Урта Кабан күле мисалында сулыкларны чистарту проектын тәкъдим иттеләр

2011 елның 23 апреле, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка PACE компаниясе вәкилләре аның нигез салучысы Йоханом Перслоу җитәкчелегендә Урта Кабан күле мисалында сулыкларны чистарту проектын тәкъдим иттеләр.

ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән "ОПОРА России" кече һәм урта эшмәкәрлек гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты С.Борисов белән очрашу кысаларында тәкъдим итү узды.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Борисов Россиядә эшмәкәрлек хәле, урта классны формалаштыру нигезе буларак кече һәм урта бизнесны үстерүнең киләчәк перспективалары хакында фикерләштеләр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов бүген нәкъ менә эшмәкәрлек бизнесында инновацияләрне актив кертә һәм куллана, инновацияле проектларны гамәлгә ашыра дип билгеләп үтте. Татарстан Президенты фикеренчә, Россиядәге модернизация процессы, шул исәптә эшмәкәрлеккә мөнәсәбәт үзгәрү, шулай ук чит ил бизнесы һәм инвестицияләре өчен шартлар булдыру да керә.

Үз чиратында, «ОПОРЫ России» президент Сергей Борисов бүген Татарстан Республикасы – иновацион үсеш алган төбәкләрнең берсе дип билгеләп үтте. Нәкъ менә шуның өчен республика җитәкчелеген PACE компаниясе тәкъдим иткән сулыкларны чистарту проекты кызыксындырырга мөмкин. Урта Кабан күлен чистарту проектын эшләүдә PACE белгечләре белән бергә Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре дә эшләде.

Рөстәм Миңнехановка Урта Кабанны чистарту өчен куллану мөмкин булган проект һәм технологияләр хакында җентекләп сөйләделәр.
PACE компаниясе вәкилләре проектның ике вариантын тәкъдим итте: сулыкны тиз чистарту һәм аны 2013 елгы җәйге Универсиада кысаларында ярышлар үткәрүдә файдалану, икенчесе озак вакытлы чистарту. Һәр вариант өчен иң мөһиме сулыкка пычратучы матдәләр эләгүне (шул исәптә Казан ТЭЦ – 1 дән) киметү төп мәсьәлә булып тора.

Рөстәм Миңнеханов КФУ вәкилләре һәм PACE компаниясе белгечләре, шулай ук ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре кергән эшлекле төркем оештырырга тәкъдим итте. ТР Президенты проектның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм бер айдан фикер алышырга кирәклеген белдерде. “Безгә бу мәсьәлә буенча дөрес карар кабул итү зарур”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International