Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Транснефть» ГАҖ президенты Николай Токарев Казанда «Транснефть-Прикамье» АҖ яңа административ бинасын ачуда катнаштылар

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Транснефть-Прикамье» АҖ яңа административ бинасы ачылды.    

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» ГАҖ президенты Николай Токарев Казанда катнашты.    

«Транснефть-Прикамье» АҖнең яңа биек офис бинасы Казан үзәгендә Патрис Лумумба урамындагы 20 нче йортта урнашкан.   

«Транснефть-Прикамье» компаниясе офисында 600 заманча эш урыны булдырылган, 219 урынлык конференц-зал, җир асты һәм җир өсте парковкалары һ башка ярдәмче урыннар бар.  

Тәкъдир итү барышында «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галлиев билгеләп үткәнчә, проектны «Уралтрубопроводстройпроект» ҖЧҖ (Уфа) эшләгән, генераль подрядчигы – «Кулонстрой».  

«Транснефть-Прикамье» АҖ офисы шулай ук  видеоконференцэлемтә җайланмалары белән җиһазландырылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында белдергәнчә, бу заманча объект Казан бизәге булачак. Аның сүзләренчә,  «Транснефть-Прикамье» компаниясенең биек бинасы шәһәрнең архитектур ансамбленә тулысынча туры килә. Рөстәм Миңнеханов уңайлы эш урыннары булдыру компания хезмәткәрләренә җитештерү күрсәткечләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде. 

«Транснефть» АҖ президенты Николай Токарев билгеләп үткәнчә, Казанда бу объектны төзү ике ел ярым барды.   

Николай Токарев «Транснефть-Прикамье» АҖ хезмәткәрләрен яңа бинага күчүләре белән котлады. Ул шулай ук республика җитәкчелегенә бу объектны уңышлы һәм оператив кору өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Токарев, шулай ук башка шәрәфле кунаклар яңа бинаны карап чыктылар, Мактаулы кунаклар кенәгәсендә язмалар калдырдылар. 

Моннан тыш, компания белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Токарев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International