Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры "Закон территориясе" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде
2011 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе
Казанда “Закон территориясе” республика конкурсына тантаналы рәвештә йомгак ясалды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров, Татарстан дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногъманов, республиканың министрлык һәм ведомсвто җитәкчеләре катнашты.
“Закон территориясе” республика конкурсы республиканың Эчке эшләр министрлыгы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты теләктәшлеге белән үткәрелә. Конкурста муниципаль берәмлек, предприятие, оешма һәм уку йортлары территорияләрендә җинаятьчелек һәм хокук тәртибе; хокук тәртибен тәэмин итүдә иҗтимагый оешмалар, ирекле халык дружиналарының катнашы; эчке эшләр органнарына матди-техник һәм социаль-көнкүреш мәсьәләре буенча теләкәшлек итү; хокук саклауга багышланган чаралар уздыру; балигъ булмаганнар арасында хокук бозуны кисәтү эшләре алып бару бәяләнә.
Җиңүчеләр һәм лауреатлар 7 номинациядә 2 этапта билгеләнә. Беренчесе республика шәһәрләрендә һәм авылларында уза, икенчесе – шәһәр һәм район конкурсларында җиңүчеләр арасында Казанда. Быел конкурста 172 кеше катнашты, 42се җиңүче һәм лауреат булды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, “Закон территориясе” конкурсын 5 ел дәвамында үткәрү вакытында муниципаль берәмлекләр, күп кенә предприятие һәм оешма җитәкчеләре хокук бозу буенча кисәтү эшләре алып баруның әһәмияткә ия булуын аңлады.
И.Халиков куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче предприятиеләр һәм оешмаларның ирекле дружиналарын, “Форпост” яшьләр оешмасына рәхмәт белдерде. “Мин шәхси тәҗрибәмнән эчке эшләр органнары җитәкчеләре “Форпост”ның эшенең әһәмияткә ия булуын аңлаганда гына, аларның актив булуын беләм. Бу игътибар булу сәбәпле, бүген киләчәккә ярдәмчеләр тәрбияләнә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.
ТР Хөкүмәте башлыгы муниципаль берәмлек башлыкларына эчке эшләр органнарына оештыру эшләрендә һәм финанс яктан ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Илдар Халиков муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, югары уку йортларының җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итүдә активлыгын көчәйтергә кирәк. “Һәрвакыттагыча студентларны, вузларны бу эшкә җәлеп итәргә, ректорлар бу мәсьәләне хәл итү зарур булуын аңларга тиеш”, - дип белдерде ул.
2012 елдан башлап “Закон территориясе” конкурсы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми конкурсы булачак. Аның фикренә караганда, бу конкурсның әһәмиятен күтәрергә һәм зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк дип белдерде ТР Премьер-министры.
И.Халиков йомгаклау сүзендә, Татарстанда яшәүчеләр үзләрен якланган дип тоя ала, дип белдерде. “Без 10 елдан артык җинаятьчелек белән көрәштә, хокук тәртибе белән тәэмин итүдә уңай динамика күрәбез”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.
Үз чиратында, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров хокук саклау органнары исеменнән муниципалитетлар, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре белдерде. “Мәктәпләрдә, предприятиеләрдә һәм оешмадарда зур эш башкарыла. Яшьләр хокук саклау структураларыннан зур ярдәм күрәбез. Администрацияләр территорияләрендә иминлек булсын өчен күп көч һәм акча түгә”, - дип ассызыклады Ә. Сәфәров.
Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында дөнья күргән. Шулай итеп, 1 урында - Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев, 2 урында – Чистай муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, 3 урында - ТР Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбакиров. Буа муниципаль районы башлыгы Сәлим Даутов, Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева һәм Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев дипломнар белән бүләкләнде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз