Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда бензин белән тәэмин итүдә кыенлыклар булмаячак
2011 елның 3 мае, сишәмбе
Россиянең күп кенә төбәкләрендә автозаправка базарларындагы кискен вәзгыять Татарстанда да җитди борчылу кузгатты. Биредә республика җитәкчелеге кабул иткән чаралар ярдәмендә нефть продуктлары белән тәэмин итүдә кыенлыклар һәм бәяләрнең кинәт үсүе көтелми. Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика шәһәрләре һәм районнары белән турыдан-туры видеоконференция режимында узган брифинг шул темага багышланган иде.
Брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров белдерүенчә, Россия төбәкләрендә (Татарстанда түгел) мотор ягулыгына бәйле кискен вәзгыять тууның төп сәбәпләре түбәндәгечә.
Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча, илдә бензин экспорты 67 процентка арткан, бу эчке базарда сату итүгә караганда 2-3 мең сумга файдалырак булган. 2011 елның февраль ахырында Россиядә ваклап сату бәяләре арту административ яралар ярдәмендә туктатылган, әмма күпләп сатуда үсеш сакланган.
Икенче тискәре фактор күп кенә нефть эшкәртү заводларының “Евро-3” бензин сыйфаты стандартына күчәргә әзер булмавыннан гыйбарәт. Шуңа күрә “Евро-2” ягулыгының билгеле бер күләме экспортка җибәрелгән.
Моннан тыш, ягулык кризисы булган төбәкләр спецификасы йогынты ясалган: анда базарның 70 процентын мөстәкыйль операторлар били. Шулай ук биржа сатып алулары буенча да өмет акланмады: ихтыяҗ тәкъдимнәрдән артып китте.
Бүген җитәкчелек тарафыннан вәзгыятьне җайга салу буенча чаралар кабул итә. Нефть компанияләренә ярдәм итү чаралары каралган. Р.Сабиров билгеләп үткәнчә, Татарстанда да чаралар каралган: ТР Президентвы Рөстәм Миңнеханов ягулык базарындагы хәлне игътибар белән күзәтә, беренче чиратта, Түбән Каманың “ТАИФ-НК”на Татарстан ягулык салу станцияләре ихтыяҗын канәгатьләндерергә тәкъдим итте. Яулык салу станцияләре челтәрләре операторларының бу бензины Татарстанда сатуы ниятләнә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз