Рөстәм Миңнеханов: “Энергетика комплексы – теләсә кайсы төбәк икътисадының мөһим өлеше

2011 елның 6 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вакаләтле вәкиле каршындагы Советта “Идел буе федераль округының энергетика комплексын үстерү перспективалары турындагы” мәсьәләне карауга әзерләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

Утырыш Идел буе федераль округы составына кергән барлык төбәкләр белән дә видеоконференция режимында узды. Татарстан башкаласында видеоконференция Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә оештырылды.

Искәртеп үтәбез, Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вакаләтле вәкиле каршындагы Советта “Идел буе федераль округының энергетика комплексын үстерү перспективалары турындагы” мәсьәләне карауга әзерләү буенча эшче төркемнең җитәкчесе булып тора.

Эшче төркем утырышында шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вакаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, энергетика комплексы – теләсә кайсы төбәк икътисадының мөһим өлеше дип билгеләп үтте. Бигрәк тә Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләр өчен, чөнки аларда сәнәгать үсеш алган һәм электр энергиясе зур күләмдә кулланыла. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вакаләтле вәкиле каршындагы Советта фикер алышуга куелган мәсьәләләр энергетика комплексы үсешенә, тариф сәясәтенә, энергия һәм ресурс нәтиҗәлелеге, шулай ук төбәкләрне куркынычсызлыг белән тәэмин итүгә кагыла.

Алексей Кубрин Совет утырышына әзерлек кысаларында нинди эшләр башкарылуы турында искәртте. Эшче төркемнең соңгы утырышын 10 июньдә Казанда үткәрү планлаштырыла дип белдерде ул. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вакаләтле вәкиле урынбасары Совет утырышында энергетика җиһазларының сафтан чыгуы һәм модернизацияләү, энергия нәтиҗәлелеге һәм челтәрләр составы кебек мәсьәләләрне күтәрергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вакаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышына әзерлек буенча эшче төркемнең җитәкчесе буларак, бүгенге очрашуга нәтиҗә ясады. Гомумән алганда, барлык мәсьәләләр дә килештерелгән. Совет утырышында барлык төбәкләр өчен дә актуаль булган мәсьәләләрне күтәрү зарур, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Эшче төркемнең видеоконференция режимында узган утырышында Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Пенза, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Сарытау, Ульяновски өлкәләре вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International