Очрашуда Татарстан башлыгы республиканың социаль-икътисади хәле, төбәкнең үсеше, географик урыны хакында кыскача мәгълүмат бирде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның 100 дән артык милләт һәм төрле конфессия вәкилләре яшәгән төбәк булуына да тукталды. Татарстан икътисады структурасының сизелерлек өлешен нефть табу һәм нефть химиясе алып торуын, республиканың Россиядә пластмасса җитештерүдә үзәк урын алып торуы хакында да җиткерде ул. Татарстан территориясендә моннан тыш, машина, авиа- һәм вертолет төзелеше, авыл хуҗалыгы үскән. Президент 2013 елда Татарстан башкаласының Бөтендөнья студентлар спорты ярышларын кабул итәргә җыенуын да искәртте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.