Рөстәм Миңнеханов WAIPA президенты белән очрашты

2011 елның 11 мае, чәршәмбе
Бразилия бизнес-делегациясе танышу визиты белән Татарстан Республикасына килергә мөмкин. 10 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бразилия икътисади үсеш министры урынбасары, «ApexBrasil» агентлыгы башкаручы директоры, WAIPA президенты Алессандро Тейшера белән очрашуы вакытында әлеге визитны оештыру хакында сүз барды.
Очрашу бу көннәрдә Дубайда узучы «Annual Investment Meeting 2011» (AIM-2011) инвестиция форумы мәйданчыгында үтте.

Аерым алганда, Алессандро Тейшера Рөстәм Миңнехановны Бразилиягә чакырды. Яклар кайбер тармаклар, шул исәптән самолет төзелеше, нефть һәм газ чыгару өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты. Моннан тыш, Алессандро Тейшера фаразлавынча, Бразилия Татарстанда гамәлгә ашырыла торган кайбер проектларның инвесторы булырга мөмкин.

Алессандро Тейшера WAIPA президенты сыйфатында чит ил инвесторлары белән эшләүдә дөнья стандартларын куллану, чит ил инвесторларын, шулай ук дөнья финанс институтларының (халыкара банклар, оешмалар, ОПЕК һәм башкалар) инвестицияләрен җәлеп итү мәсьәләләрендә Татарстанга ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Алессандро Тейшера Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының WAIPA составына керү мөмкинлеге хакында да фикер алышты.

ТР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Линар Якупов очрашу тәмамланганнан соң хәбәр иткәнчә, Дубайда AIM-2011 форумы кысаларында, БРИК илләренең (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай) үзара хезмәттәшлегенә багышланган сессиядә яңа структура - Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының презентациясе үткәрелгән. Агентлыкның төп функциясе эчке һәм тышкы инвесторлар белән хезмәттәшлек буенча дәүләт хакимияте органнарын координацияләүдән гыйбарәт.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International