Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанның дәвалау учреждениеләрендә туклануны оештыру белән җәмәгать туклануы өлкәсендә дөнья лидерларының берсе шөгыльләнергә мөмкин
2011 елның 11 мае, чәршәмбе
Җәмәгать туклануын оештыру өлкәсендә дөнья лидерларының берсе – Франциянең “Sodexо” компаниясе Казанның дәвалау учреждениеләрендә туклануны оештыруга җәлеп ителергә мөмкин. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиковның “Sodexо” компаниясенең Россия буенча генераль директоры Эди Перисик белән очрашуында шуны күздә тоткан проект тәкъдим ителде. Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина катнашты.
“Sodexо” компаниясе Татарстанда көн саен “КАМАЗ” хезмәткәрләрен 22 мең берәмлек төшке аш белән тәэмин итә. Шулай ук Чаллыда төзекләндерелгән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе пациентларын тукландыра. Бүген Премьер-министр Илдар Халиков “КАМАЗ” хезмәткәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе пациентлары исеменнән “Sodexо” компаниясенә сыйфатлы азык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Сез бу эштә уникаль алымнар табып, югары сыйфат тәэмин итә алдыгыз”, - дип ассызыклады ул.
“Sodexо”ның туклануны тәэмин итү системасы үзәк кухняда түбән температурада бик тиз катыру юлы белән азык әзерләү, әзер азыкны төргәкләү, диет-өстәлләр өчен комплектлар булдыру, азыкны китерү һәм таратуның заманча ысулларын эченә ала. Нәтиҗәдә пациентлар ланч-бокс формасында обед ала.
Бүгенге очрашуда “Sodexо” компаниясенең Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белән хезмәттәшлектә үзен яхшы яктан күрсәтүе һәм республикада бу тәҗрибәне Казанда урнашкан башка дәвалау учреждениеләренә дә җәелдерү мөмкинлеге ассызыкланды.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз