КФУда Саклык банкының Корпоратив университеты төзеләчәк

2011 елның 12 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия Саклык банкы” ААҖ президенты, идарә рәисе Герман Греф белән очрашты.
ТР Министрлар Кабинетында очрашудан соң Герман Греф “Дәүләт-иҗтимагый идарә магистры” дигән һөнәри әзерлек программасының тугызынчы модуле кысаларында уңышка ирешү тарихы турында лекция укыды.
Аннары Саклык банкының Корпоратив университетын булдыру турында килешүгә кул куелды. Документны Россия Саклык банкы президенты, идарә рәисе Герман Греф белән Казан (Идел буе) федеральуниверситеты ректоры Илшат Гафуров имзалады.
Ел ахырына кадәр КФУ базасында Саклык банкы кафедрасын, шулай ук корпоратив укыту үзәге ачу планлаштырыла. Бу проект – илдә инновация процесслары үсеш алу нәтиҗәсе.
КФУ базасында формалашкан Корпоратив университет Саклык банкының кадрлар әзерләүдә яңа белем бирү стандартларын кертү буенча ихтыяҗын тәэмин итәчәк, корпоратив программа тәҗрибәсен һәм үсеш стратегиясен гамәлгә ашырачак.
Моннан тыш, яклар Корпоратив университет базасында “Киләчәк офисы”н булдырырга һәм студентларга белем алу өчен кредитлар бирү программалаын тәкъдим итәргә ниятли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International