Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Ситников белән очрашты.
Күптән түгел Татарстанда кәрәзле, радиотелефон элемтә, кабельле телевидение, шулай ук Интернет челтәренә тоташу сыйфатын яхшырту буенча ике айлык булып узды дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов очрашуда. Элемтә сыйфатын яхшырту барышында өстәмә база станцияләре урнаштырылды.
Татарстан Президенты Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль хезмәт җитәкчесенә республикада мәгариф, сәламәтлек саклау, электрон дәүләт хезмәтләре өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган ИТ-технологияләр, ИТ-паркы белән ИТ-авылы проекты үсеше хакында белдерде. Шулай ук очрашуда “Таттелеком” өчен GSM-ешлыгын бүлеп бирү мөмкинлеге каралды.
Очрашу кысаларында РФ Роскомнадзор, ТР Хөкүмәте һәм “Казанда 2013 елга XXVII Бөтенроссия җәйге универсиада Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма арасында Казанда 2013 елга Бөтенроссия бәйге универсиадага әзерлек һәм үткәрүдә үзара ярдәм итешү буенча килешү имзаланды. Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Ситников кул куйды.