Марат Әхмәтов: Быелның беренче кварталында республика терлекчелеге буенча уңай динамика күзәтелә

2017 елның 15 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында якындагы көннәрдә язгы кыр эшләре  башланачак. Иң беренче чиратта уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр ашланачак. Буа, Зәй, Апас, Әлки, Сарман, Яңа Чишмә, Мөслим муниципаль  районнары басуларында бу эшкә керештеләр инде.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхметов белдергәнчә, соңгы елларда ашлау өчен югары җитештерүчәнлеге булган пневмоходлар кулланыла, алар республикада 100дән артык. Моннан тыш, 30 очкыч эшләячәк.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры быелның беренче кварталында терлекчелек тармагындагы эш йомгакларына тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, республика терлекчелеге буенча уңай динамика күзәтелә.

Республикада беренче 93,7 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. шул исәптән мөгезле эре терлек – 24,5 мең тонна (артым 102%), 48,6 мең  тонна кош ите (артым102%), 20,1 мең тонна дуңгыз ите.

Беренче кварталда шулай ук 299,6 мең тонна сөт җитештерелгән (артым  104%), 270,7 мең тонна сөт реализацияләнгән, шулай ук 225,5 млн. данә йомырка җитештерелгән (артым 107%).

2017 елның 1 апреленә республикада терлекләр һәм кошлар саны түбәндәгечә: 748,4 мең баш МЭТ, шул исәптән сыерлар – 248,9 мең баш, дуңгызлар – 420 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр –  63,6 мең баш, кошлар – 14,4 млн. баш.

Министр шулай ук авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә сөт җитештерү күләмнәре буенча районнар рейтинглары белешмәләрен дә китерде.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, язгы кыр эшләрен нәтиҗәле итеп башкарырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International