ТР Президенты: “Ветераннар өчен төзелүче йортларда кимчелекләр башта ук төзәтелергә тиеш”

2011 елның 20 мае, җомга

Бүгенге көндә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган сугыш ветераннары реестрында 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан 15275 кеше исәпләнә. Шуларның 12809 ы фатир сатып алу килешүләрен имзалаган, 12465 е яңа торакларга инде күченгән. Шуларның 58 проценты яшәү шартларын яхшыртуда икенчел торак базарындагы әзер фатирларга өстенлек биргән, 42 проценты ТР Дәүләт торак фонды, Баш Инвестиция-төзелеш идарәсе, Казанның “Шәһәр халкына торак” программалары буенча төзелгән яңа торакларны сайлаган.
Ветераннарны торак белән тәэмин итү бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә күтәрелгән төп темаларның берсе булды. “Ветераннар торак шартларын яхшыртуга чыннан да мохтаҗ икән, алар бу хокуктан файдаланып, үзләре хакында белдерергә тиеш. Ә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ түгел дип табылган ветераннарга аның сәбәбе җентекләп аңлатылырга тиеш”, - дип белдерде республика башлыгы.
Татарстанда узган елның 1 ноябреннән соң торакка федераль субсидияләр алган, әмма әлегә торак шартларын яхшыртмаган 347 ветеран исәпләнә. Агымдагы ел азагына кадәр республикада 270 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 426 фатирга исәпләнгән 59 йорт төзелергә тиеш.
Президент ветераннар өчен торакларны яңа йортлардан сайлауның өстенлеген раслап, шул ук вакытта яңа төзелә торган торакларның сыйфатына игътибарны арттырырга чакырды. “Моңа кадәр ветераннар өчен шактый күләмдә торак файдалануга тапшырылды. Фатирларның сыйфатына кагылышлы кимчелекләр дә очрый. Мәсәлән, Казанда ветераннар күченгән кайбер йортта лифт эшләмәде. Ветераннар өчен төзелүче йортларда кимчелекләр башта ук төзәтелергә тиеш Һәр ветеран белән элемтә булдыру зарур”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International