Форум башланыр алдыннан Австрия кунаклары Татарстан Республикасының икътисади һәм сәнәгый потенциалы хакында сөйләүче күргәзмәдә булды. Австрия-Татарстан эшлекле форумының максаты – Татарстан һәм Австриянең сәүдә-икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итү, Австрия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында алдагы хезмәттәшлекне үстерү.