Казанда инновацияле эшчәнлекне һәм венчур индустриясен үстерү буенча Күзәтүчеләр советының беренче утырышы узды

2011 елның 24 мае, сишәмбе
Татарстанда инновацияле эшчәнлекне һәм венчур индустриясен үстерү буенча Күзәтүчеләр советы оешты. Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Күзәтүчеләр советының беренче утырышы узды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның көзендә Американың Кремний үзәне венчур инвесторларының Татарстанга сәфәре вакытында дөнья җәмәгатьчелегенә интеграцияләнергә кирәклекне, бу өлкәдә алга киткән илләр тәҗрибәсен өйрәнү зарурлыгын ассызыклаган иде. Соңрак ТР Президенты җитәкчелегендәге делегация дә Силикон үзәне белән танышып кайтты. Татарстанда инновацияле эшчәнлекне һәм венчур индустриясен үстерү буенча Күзәтүчеләр советы оешуга шушы сәфәрләр барышындагы сөйләшүләр дә йогынты ясады.
ТР да инновацияле эшчәнлекне һәм венчур индустриясен үстерү буенча Күзәтүчеләр советы төзүнең максаты – республикада венчур бизнесы һәм инновацион эшмәкәрлек үсеше өчен кирәкле булган чаралар эшләү, аларны экспертлар тарафыннан бәяләүдән гыйбарәт. Совет республиканың инновацион потенциалын анализлау, венчур финанславы үсешенә киртә тудыручы сәбәпләрне ачыклап, чишү юлларын эзләү, Татарстанда венчур бизнесына ярдәм итү буенча тәкъдимнәр эшләү, проектларга экспертиза уздыру белән шөгыльләнәчәк.
Совет составына Россия ягыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов, “Россия венчур компаниясе” ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, шулай ук дөньяның инновацион эшләнмәләрне коммерциализацияләү өлкәсендәге абруйлы белгечләре: инвестиция фондлары, югары технологияле компанияләр вәкилләре, фән, техника, икътисади экспертиза өлкәсендә эшләүче экспертлар кергән. Алар арасында “Burrill & Company” компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Баррил Стивен, “Asset Management Company” компаниясенә нигез салган Джонсон Франклин Питч, “Vision Capital” компаниясенең генераль партнеры, Тех Тур Ауропа Ассоциациясе президенты Лингъярд Свен да бар.
Утырыш соңында ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов журналистлар белән әңгәмәсендә анда каралган кайбер аспектларга тукталып узды. “Беренчедән, Татарстанда венчур индустриясен төзү өчен, бу процесслар өчен җавап бирерлек җаваплылык үзәген билгеләргә кирәк. Икенчедән, венчур индустриясен төзегәндә, инновацияле эшмәкәрлекне үстергәндә иң мөһиме акча да, конкрет продукция дә түгел, ә венчур индустриясенең бүгенге көндә Татарстанда тиешле дәрәҗәдә эшләп китүенә шартлар тудыру. Инновацион эшмәкәр тәрбияләү зур вакыт сорый, бу венчур индустриясен төзегәндә иң мөһиме”, - дип ассызыклады ул.
ТР Инвестиция-венчур фонды алдына ТР Икътисад министрлыгы, партнерлар белән бу өлкәләргә конкрет анализ ясап, тәкъдимнәр кертү бурычы куела. “Американың Силикон үзәненә сәфәр вакытында, анда дөньяда күрмәгән, ишетмәгән әйберләр тапмадык. Анда да шундый ук кешеләр, университетлар эшли. Ләкин алар бу өлкәдә бездән алгарак киткән һәм дөрес юлны сайлап алып, нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Без Татарстанда Америкадагы Силикон үзәнен кабатлап төзү белән шөгыльләнергә җыенмыйбыз. Чөнки тарихыбыз, закон базалары, халыкның менталитеты буенча бер-беребездән аерылабыз. Читтәге алдынгы тәҗрибәгә игътибар биреп, венчур индустриясе буенча үз юлыбызны сайлап, аның нигезендә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә кирәк”, - ди Айнур Әйдельдинов.
“Asset Management Company” компаниясенә нигез салучы Джонсон Франклин Питч та журналистлар белән әңгәмәсендә шул фикерләрне куәтләде. Аның белдерүенчә, Татарстаннан Силикон үзәнендәге тупланган тәҗрибәне кулланып, шуңа охшашлы мәйдан ясап була. Ләкин Силикон үзәненең үсеш юлын күчермә итеп алу мөмкин түгел. Аның ассызыклавынча, иң беренче,илдә эшмәкәрлек үсеше өчен шартлар тудырылырга тиеш. Эшмәкәрлекнең роле җәмгыять үсешенә өлеш кертүче буларак бәяләнергә тиеш, ди ул.
Күзәтүчеләр советы утырышын елга ике тапкыр уздырырга дип килешенгән. “Киләсе очрашуга без венчур индустриясен төзүнең форматларын, индикаторларын эшләргә, бу эшчәнлеккә бәя бирү формаларын, конкрет приоритетлар, Күзәтүчеләр советын эшләтүнең форматларын билгеләргә тиешбез”, - ди Айнур Әйдельдинов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International