Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты: “Беренче тапкыр дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре турындагы мәгълүматның дөреслеккә туры килү-килмәве тикшерелде”
2011 елның 24 мае, сишәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы белән Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион советның уртак утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында үткәрде.
Республика башлыгы утырышны ачып, Советның беренче утырышыннан соң ике айдан артык кына вакыт узуга кармастан, бу чорда күп эшләр башкара алдык, дип ассызыклады. Шулай итеп, дәүләт һәм муниципаль органнар хезмәткәрләре халык алдында 2010 елга керемнәре буенча хисап тотты.
“Беренче тапкыр дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре турындагы мәгълүматнынң дөреслеккә туры килү-килмәве тикшерелде, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт итү тәртибе таләпләре үтәлү буенча да тикшерүләр үткәрелә. Ачыкланган хокук бозулар тиешле комиссияләр тарафыннан каралачак. Җавапка тартылучылар бар, чаралар күрелә”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә җитәкчеләрнең коррупциягә каршы көрәш проблемаларына мөнәсәбәтләре үзгәрә, әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр күп әле.
Бүгенге утырышка чыгарылган мәсьәлә республикада дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны көйләүдә законның үтәлеше хакында дип искәртте ул.
“Милек белән идарә итү, бигрәк тә җир участоклары белән, - коррупцион өлкәләрнең берсе. 2010 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы дәүләт һәм муниципаль милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә үткәргән тикшерүләр буенча 174 миллион 876 мең сумнан артык күләмдә хокук бозулар ачыкланган. Ел саен хокук саклау органнары тарафыннан төрле дәрәҗәдәге вазифаи затларның зур күләмдә ришвәт алуы буенча җинаять эше кузгатыла”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Республикада дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны көйләүдә законның үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре, ачыкланган хокук бозулар хакында Татарста Республикасы прокуроры Кафил Әмиров доклад бедлән чыгыш ясады.
Хокук бозуларның күбесе муниципаль дәрәҗәдә, утырышта катнашучылар алдында Татарстан Рсепубликасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров шул хакта чыгыш ясады.
Утырыш көн үзәгенә куелган икенче мәсьәлә хокук саклау органнарының коррупциягә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләре иде. Бу мәсьәлә буенча ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров чыгыш ясады.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз