РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев үз чыгышында “Алабуга” махсус икътисади зонасын үстерүдә автокомпонентлар юнәлешен сайлауның дөреслеген билгеләп үтте. О.Савельев хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясенең автомобиль базары үсеш кичерә. Аның сүзләренә караганда, предприятиеләрне махсус икътисади зонада урнаштыру нәтиҗәсендә автокомпонентлар эшләп чыгаручылар шуның белән бәйле ташламалар алачак, бу Россиядә эшләүче автоҗитештерүчеләр өчен дә өстенлек булачак.
“Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы ягыннан махсус икътисади зона резидентларына уңайлы шартлар тәэмин итү өчен барлык тиешле чаралар да күрелә һәм алга таба да күреләчәк”, - дип ышандырды Олег Савельев киңәшмәдә катнашучыларны.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.