Татарстанда кризиска каршы юнәлтелгән программаны гамәлгә ашыруга 810 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Шуның федераль бюджеттан 40 процент траншы республика кулына кергән һәм аның 178,8 млн. сумы инде сарыф ителгән, Татарстан бюджетыннан әлеге максатка 27,7 млн. сум тотылган. Алга таба ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы калган 60 процент акчаны сорап алу буенча эш алып бара.
Җыеп кына әйткәндә, программа хисабына әлегә алынган акчаларның 63 процент федераль һәм 51 процент республика акчасы (еллыкның исә федераль кесәдән керәсе 25 проценты һәм республика өлешенең 23 проценты) кулланылган.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе алдында Татарстанның хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән төбәк программасы үтәлеше хакында хисап тоткан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова шул хакта игълан итте.
Комиссия рәисе – ТР Премьер–министры вазифаларын башкаручы Равил Моратовның программа юнәлешләренең уңышлы тормышка ашырылганнары һәм кыенлык белән генә барганнары турында аерым аңлатма бирүен таләп итте. К.Таҗетдинова, элеккеге елларда кулланылган юнәлешләр шома гына уза, мәсәлән, иҗтимагый эшләр, эшкуарлык эшчәнлеген оештыру буенча, ләкин инвалидларны эшкә урнаштыруга этәргеч бирү, зарарлы хезмәт шартларында эшләүче хатын-кызны һәм баласын үстерүче декрет ялындагыларны алдан ук башка белгечлеккә әзерләү эшен оештыру бик авырлык белән бара, дип аңлатты.
Р.Моратов белешмәләргә игътибарны юнәлтеп, Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабугада хатын-кызларны укыту мәсьәләсендә начар, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү йөзеннән аеруча авыл җирләрендә гамәлгә кертелә башлаган йон әйберләр җитештерү юнәлешендә Алабуга, Чистай, Лаеш, Түбән Кама, Актаныш, Алексеевск, Югары Ослан һ.б. районнарда эш барышы юк дәрәҗәсендә, дип басым ясап әйтте. “Моношәһәрләргә караш аерым бездә, бюджет акчасын программаны гамәлгә ашыруга алдылар да, эш оештыру, программа үтәлешен бөтенләй оныттылар. Болар барысы да исәпкә алынганын белми мәллә алар, димәк, әледән-әле тикшереп торырга кирәк”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы вазифасындагы Р.Моратов.
К.Таҗетдинова сүзләренчә, иҗтимагый эш (анысы быел моношәһәрләрдә һәм шәһәр бюджеты формалаштыра торган предприятиеләрендә генә гамәлдә, мәсәлән, Яшел Үзәндәге Серго исемендәге, Менделевскидагы Карпов исемендәге заводлар) һәм вакытлыча эш урыннарына ел башыннан бирле 3,3 мең кеше җәлеп ителде, ел дәвамында 4 меңгә җиткерү ниятләнә. Программаның шушы юнәлештә 193 эш бирүче катнаша.
Үзмәшгульлеккә булышу программасында бүгенгә 1990 кеше эшкуарлык эшчәнлеген теркәгән, бу исә еллык планның 32 проценты дигән сүз, хәзергә кадәр кризиска каршы юнәлтелгән программа хисабына кергән гомуми акчаның 88 проценты (еллыкның 35 проценты) шуңа сарыф ителгән. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә алынучылар шуның гомуми структурасында 54 процент (былтыр 80 процент) тәшкил итә. Үз эшен башлап җибәрүчеләр арасында Казан алда бара – 138 кеше, Чаллыда – 87, Түбән Камада – 67 һ.б. Программа акчасын максатчан куллану Азнакай, Түбән Кама, Буа, Апас районнарында югары.