Шәех Сәлех Габдалла Камәл: "Безнең визит Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытачак"

2011 елның 28 мае, шимбә
Согуд Гарәбстаны делегациясенең Казанга визиты Татарстан белән ислам дөньясы элемтәләрен үстерүгә һәм ныгытуга яңа көч бирәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе шейх Салех Абдалла Камель белән очрашуда белдерде.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе башлыгы Марат Гатин, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Линар Якупов, ТР Сәүдә–сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агеев һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан җирендә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәүдә–сәнәгать палатасы делегациясен сәламләде. ТР Президенты Салех Абдалла Камельга Россиягә эш визиты кысаларында Казанга сәфәр кылырга вакыт табуы өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты сүзләренә караганда, бүген Согуд Гарәбстаны Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләсенә игътибар итәргә тиеш. Ул шулай ук, Татарстан федерация субъектларының берсе буларак, Согуд Гарәбстаны предприятиеләренең Россия базарына керүе өчен яхшы мәйданчык булырга мөмкин диде.
Бу визит кысаларында сезгә икътисад, сәнәгать, инвестиция потенциалын тәкъдим итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Аннары ул нефть табышы, нефть эшкәртү, машина төзелеше, авиатөзелеш кебек тармакларга басым ясап, төбәк сәнәгатенә кыскача бәяләмә бирде. ТР Президенты сүзләренә караганда, бүген республикада нефть табу буенча җитди тәҗрибә тупланган. Аның фикеренчә Татарстан белән Согуд Гарәбстаны бу юнәлештә хезмәттәшлек итә ала.

Йөк машиналары җитештерүче “КАМАЗ” дөньяның төрле илләренә тәкъдим ителгән, әмма гарәп дөньясында танылмаган, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы гарәп илләрен вертолет төзелеше һәм судно төзелеше өлкәсе продукцияләре белән тәэмин итә алыр иде.
Агросәнәгать комплексы тармагы да Татарстан белән Согуд Гарәбстаны өчен файдалы хезмәттәшлек булыр иде, диде ТР Президенты. Ул Согуд Гарәбстаны базарына авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрүне оештыру мөмкинлеген яки гарәп компанияләренең инвестор буларак, Татарстан Республикасы агрохолдинглары капиталына керү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. “Сезгә республиканың авыл хуҗалыгы бизнесына керергә тәкъдим итәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе шейх Салех Абдалла Камельгә.

Бүген азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләренә зур игътибар бирелә, Согуд Гарәбстаны бу юнәлештә адымнар ясавын беләм, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов белән шейх Салех Абдалла Камель туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча фикер алышканда, хаҗ кылу мәсьәләсенә тукталды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов гарәп иле кунакларына Татарстан территориясендәге Борынгы Болгар шәһәренә туристлык программасын оештырырга тәкдим итте.
Шейх Салех Абдалла Камель үз чиартында, Рөстәм Миңнехановка кунакчыл булулары өчен рәхмәт белдерде. Ул очрашу вакытында хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәрне уңай бәяләде. Шулай итеп, Салех Абдалла Камель хезмәткәрләренә йөк машиналары һәм “КАМАЗ” ААҖ турында мәгълүмат бирүне сорады. Бүген бу марка гарәп дөньясы илләрендә билгеле булмавын таныды.
Моннан тыш, шейх Салех Абдалла Камель Татарстанда ислам традицияләре кысаларында эшли торган банк ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә килгәндә, Согуд Гарәбстаны бодай, арпа һәм башка продукцияләр үстерү һәм сатуны җайга салу буенча Татарстан предприятиеләрен инвестицияләү вариантларын карарга әзер. Согуд Гарәбстаны Корольлегендә авыл хуҗалыгы продукцясе җибәрү буенча озак вакытлы килешү имзалау тагын бер юл булып тора.

Рөстәм Миңнеханов белән Салех Абдалла Камель шулай ук нанотехнологияләр, мәгариф һәм студентлар алмашу, ике яктан да туристлар агымын арттыру һ.б. өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште. Шулай итеп, мәгариф өлкәсендә Согуд Гарәбстанын студентларны техника белгечлекләре буенча укыту кызыксындыра. Алар, үз чиратларында, Россия студентларына гарәп теле, шулай ук ислам һәм ислам культурасы буенча белем бирә алыр иде.

“Бу визит Россия төбәкләренең берсе буларак Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында даими һәм ныклы мөнәсәбәтләр урнаштыруга яхшы башлангыч булачагына ышанам”, - дип белдерде шейх Салех Абдалла Камель.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Сәүдә–сәнәгать палатасы белән Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәүдә–сәнәгать палатасы арасындагы үзара аңлашу турындагы Меморандум имзаланды. Документка ТР Сәүдә–сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агеев һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе шейх Салех Абдалла Камель кул куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International