Әзербайҗан икътисади үсеш министры белән ТР Президенты ике як өчен файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

2011 елның 28 мае, шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы икътисади үсеш министры Шахин Абдулла углы Мостафаев белән очрашуда ике як өчен файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узган очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты аппаратының тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярләмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Игорь Носов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин һ.б. катнашты.

Шахин Абдулла углы Мостафаев җылы каршы алулары һәм Татарстанга эш сәфәре кысаларында тәкъдим ителгән программа өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Ул “Алабуга” махсус икътисади зонасында булуы, аның территориясендә компания-резидентларга тәкъдим ителгән шартлар белән танышуын белдерде. Әзербайҗан Республикасы икътисади үсеш министры “Алабуга” МИЗ ның әйдәп баручы резидентларның берсе “Соллерс” компаниясенең җитештерү мәйданчыгында, шулай ук Казанда IT-паркында булды.

Шахин Абдулла углы Мостафаев бүген Татарстан икътисадына кертелә торган проектларны һәм инновацияләрне уңай бәяләде. Россия төбәге буларак Татарстан белән Әзербайҗан Республикасы күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләренә ия, дип искәртте ул.

Әзербайҗан Республикасы икътисади үсеш министры сүзләренә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның күптән түгел Әзербайҗан башкаласы Бакуда булуы, Әзербайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашуы шулай ук ике якның тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгытуда чираттагы адым булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International