Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдгарс Скуя белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Игорь Носов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Линар Якупов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Латвиянең хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы булуын билгеләп үтте. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Латвия Республикасы һәм ТР арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең нигезен Татарстан нефть һәм нефть химиясе продуктлары экспорты тәшкил итә. Шул ук вакытта Латвия тауарлары Татарстанга әлегә аз күләмдә китерелә.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, республикада Латвия катнашында 7 компания эшли, аларның санын арттырырга кирәк. “Универсиада алдыннан без яңа рестораннар, кунакханәләр, машина кую урыннары барлыкка килүгә карата кызыксыну белдерәбез”, - дип ассызыклады ул.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.