Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда X “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале ачылды
2011 елның 31 мае, сишәмбе
Кичә Казанда, Г.Камал театры каршындагы мәйданда X “Нәүрүз” Халыкара төрки халыклар театр фестивале ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бәйрәм мәйданчыгына йөзләгән казанлылар һәм башкалабыз кунаклары җыелды.
Бәйрәмдә Россиянең халык артисткасы, танылган якут актрисасы, мәшһүр этник җырчы Степанида Борисова да катнашты. Ачылыш тантанасында шулай ук Әзербайҗан, Тува артистлары, башкорт курайчылары чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, “Нәүрүз” фестивален үткәрү Татарстан өчен истәлекле вакыйга. “Казан кунаклар кабул итәргә ярата, бүген биредә 30 дан артык театр коллективы җыелуына без шатбыз”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Президенты фестивальдә катнашучыларның барысына да уңышлар теләде.
Россия Мәдәният министрлыгының халык иҗаты бүлеге башлыгы Галина Фурманова, үз чиратында, болай дип билгеләп үтте: “Кунакчыл Татарстан җире күпләгән иҗат коллективларын кабул итә. Безнең бурыч – Россия мәдәниятенең күптөрлелеген саклау”. Ул фестивальдә катнашучыларга уңышлар, үзара аңлашу һәм дуслык атмосферасын саклауларын теләде.
Камал тетары каршындагы мәйданда җыелучыларга “Нәүрүз”нең олы кунагы – Россиянең халык артисты, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Лев Додин мөрәҗәгать итте. “Россия һәм Петербургның театр җәмәгатьчелеге исеменнән сезне фестиваль ачылышы белән котлыйм. Без сезнең башкаланың Ауропа дәрәҗәсенә күтәрелүенә сокланабыз”, - диде ул.
Кичә шулай ук ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы башлыгы Дүсән Касеиновның фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгате яңгырады. Үзенең мөрәҗәгатендә ул юбилей фестивален бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм иткән елда үткәрүнең символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.
“Нәүрүз” фестивленең ачылу тантанасы Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов концерты белән төгәлләнде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз