Балаларны яклау көнендә Татарстан Президенты күп балалы гаиләдә кунакта булды

2011 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы Раиса һәм Леонид Верниковскийлар гаиләсендә кунакта булды. Гаиләне яңа тораклары белән котларга килүчеләр арасында шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. килгән иде.

Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов республикада шушындый күп балалы гаиләләр булуга шатлануын белдереп, Верниковскийларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Гаилә башлыгы Леонид Эдуардович төзелеш оешмаларының берсендә эшче. Хәзерге вакытта декрет ялында булган хатыны Раиса Викторовна исә һөнәре буенча укытучы. Гаиләдәге 8 баланың өлкәне Сергейга 12 яшь булса, иң кечесе Кириллга нибары 7 ай.

Шактый вакыт тулай торакта 30 кв метрдан аз гына зуррак мәйданда көн күргән гаилә 3 бүлмәле фатирлы булуга сөенеп туя алмый. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаилә буларак, алар 2008 елда социаль ипотека буенча хисапка алынып, чиратка куелган булган. 2010 елда исә Верниковскийлар кичекмәстән ярдәм күрсәтелергә тиешле гаиләләр исемлегенә кертелгән. Тыныч урамындагы социаль ипотека программасы буенча төзелгән 3 нче йортка гаилә шушы көннәрдә генә күчкән. Өстәвенә, фатир аларга тулысынча җиһазландырылып тапшырылган. “Торакны алуга һәм җиһазландыруга ярдәм иткәннәре өчен ТР Президентына, шәһәр мэрына зур рәхмәтлебез”, - ди бәхеттән йөзләре балкыган әти белән әни. Бу бүләкләргә бүген балалар өчен йомшак уенчыклар, велосипедлар да өстәлде.

Бүген Верниковскийлар законннар нигезендә күп балалы гаиләләргә каралган барлык социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Аларга аена 16879 сумнан артык пособиеләр бирелә. 3 яшькәчә булган ике бала сөт кухнясы аша балалар азыгы белән тәэмин ителә. Гаилә моннан тыш, социаль ашханәдә төшке ашка талоннар белән тәэмин ителгән.

Бүгенге заманда 8 бала тудырудан курыкмаган бу гаилә батырлык үрнәге. Гаилә башлыгының гаҗәпләнебрәк сораучыларга җавабы бер генә: “Сугыш елларында да әле күп бала тәрбияләгәннәр, алар барысы да исән-сау үскәннәр”. Раиса ханым исә иренең сүзләренә, балалар күбрәк булган саен, аның шатлыгы да күбрәк була, дип өсти.

Гаилә хәзер торак сертификатын көтә. Аны алганнан соң, Верниковскийларга бу субсидия акчалары әлеге фатирны тулысынча үзләренеке итәргә мөмкинлек бирәчәк. Билгеле булганча, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган күп балалалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чарасы буларак, торак алу өчен республика казнасыннан субсидияләр бирү каралган. Аңа хокук сертификат белән раслана. Бу хактагы Хөкүмәт карарын гамәлгә ашыру барышында, 2007 һәм 2008 елларда Татарстан бюджетыннан күп балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен 156 млн. сум субсидияләр бүленеп, алар 66 гаиләнең яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм иткән. 2009-2010 елларда әлеге максатларга акчалар бүленмәгән. Быел исә күп балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чарасы буларак республика казнасыннан 103,9 млн. сум бүленгән. Быел тораклы итәргә тиешле шушындый сертификатлар алуга хокуклыларның җыелма исемлегендә 843 гаилә исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International