Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасы яр буйларын комплекслы үстерү концепциясе тәкъдим ителде.
ТР Президенты сүзләренә караганда, елга яны территорияләрен үстерү өчен инвесторларны җәлеп итәргә кирәк. “Проектны расламыйча бернәрсә дә эшләргә ярамый, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Шуңа күрә бердәм концепция эшләргә һәм кызыксынучы якларны җәлеп итәргә кирәк. Казансу яр буйларын төзекләндерү концепциясе Казан шәһәр думасы тарафыннан расланырга тиеш.
Казан мэры Илсур Метшин журналистларга биргән әңгәмәсендә, концепцияне гамәлгә ашыруның якынча исәпләүләргә караганда, ул 10 ел дәвамында берничә этапта башкарылачак, берничә миллиард сум тәшкил итәчәк, дип белдерде.
“Президент төгәл бурычлар, сроклар куйды. Хәзер концепция эшләү процессында – проект документларын төзергә керешәбез, аннары экспертиза үткәрәчәкбез. Бу проект буенча фикер алышуга казанлыларны да җәлеп итәчәкбез” , - дип ышандырды Илсур Метшин.
“Концепция барлык кызыксынган яклар – җәмәгатьчелек, экологлар, гидрокорылмалар, су ресурсларын саклау, Казансу суын саклау белгечләре белән дә җентекләп фикер алышуны таләп итә. – Безнең гидрокорылмалар 50 ел эшли. Алар ышанычлы итеп эшләнгән иде, әмма башка шәһәрләр гидрокорылмалар белән бергә ярларны да үстергән. Безгә 50 елдан соң булса да, бу вәзгыятьне төзәтү зарур.
“Концепцияне гамәлгә ашыру кысаларында, гидрокорылмалар төзекләндереләчәк, яр буйлары үстереләчәк. Агып җыела торган суларны чистарту мәсъәләләре белән дә шөгыльләнәчәкбез. Бу көнгә кадәр җыелган сулар Казансуга һәм Кабан күленә ага, - дип белдерде Казан мэры.
“Концепция расланганчы җәмәгать тыңлаулары узыдырылачак, барлык теләүчеләр белән ачык фикер алышу булачак, - дип ассызыклады Илсур Метшин. – Без барысын да казанлылар өчен эшлибез, шуңа күрә җәмәгатьчелек фикере исәпкә алыначак. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә шәһәрне матурайтырга телибез. Безнең матур Иделебез бар, әмма ул тимер юллар белән бүлгәләнгән, Казансу, Кабан күле бар, әмма аларның ярларын төзекләндерү кичектерелеп килде. Спорт объектлары, юл инфраструктурасын әзерләүдән тыш, яр буйларын үстерү мәсьәләләрен дә карарга кирәк, дип тапкан өчен Татарстан Президентына рәхмәтлемен”.